+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар , 08:12

Дәвасы - диңгездә

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованың төпчекләре авырый. Арианага барыбыз да сәламәтлек телик!

Дәвасы - диңгездә
Дәвасы - диңгездә

Бу көннәрдә гаилә Таиландта ял итә. Гүзәл социаль челтәрләрдә ялның аллергиядән интегүче кызы Арианага аеруча килешүе хакында сөйләгән.

"Хәтерегездә булса, Ариана тугач, без хастаханәдә яткан идек. Шул авырудан соң кызыма «осложнение» булып, әле дә төзәлә алмыйбыз. Атопик дерматит һәм йомырка агына аллергия безнең.

Диңгездә бер дарусыз 3 көндә төзәлә. Кемнәр бу диагноз белән авырый, безне аңлыйлардыр. Бик каты диеталарда утырырга кирәк. Иң башта карабодай белән су гына ярый. 1-2 атнадан бер ризык өстәп, тагын 1 атна көтәргә кирәк. Үсә төшкәч, бу чирне җиңәрбез, дип ышанабыз", – дип язган җырчы.

Һичшиксез, шулай булсын!

Фото: гаиләнең шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: