Мондый законны Башкортстан депутатлары Дәүләт думасына карауга җибәрәчәк.
Рәттән ике утырышка җитди сәбәпләрсез килмәгән төбәк парламентлары һәм урындагы советлар депутатларын мандаттан вакытыннан алда мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әле мондый норма сайланган кеше ярты елдан артык утырышларга йөрмәсә генә гамәлдә.
Проект авторлары алты айлык срок нигезсез һәм артык озын дип саный.