+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 Января 2024, 17:47

Кар машина, боздан аю?!

Аларны Яңавыл районының Игровка авылында күрергә була. Шушы авылда яшәүче Юрий Зворыкин бик иҗади кеше, күрәсең, аның капка алды боз сыннардан торган чын бер мәйданчыкка әйләнгән. Биредә традицион Карсылу белән Кыш бабайдан тыш, аю, ябалак, куян, башка бик күп сыннар урын алган. Ә иң кызыгы – кардан эшләнгән ДПС машинасыдыр. Кызыллы-зәңгәрле “мигалкалы”, билендә "Полиция" дип язылган бу сынны чын машинадан аеруы да читен. Шуңа күрәме, юл читендә торган бу машинаны күрүгә, урамнан килүче водительләр тизлеген дә акрынайта төшә, гомумән, сагаеп узып китә икән.

Кар машина, боздан аю?!Кар машина, боздан аю?!
Кар машина, боздан аю?!

Бу сурәтләрне интернет челтәрендә күрүчеләр дә авторның оста кулына һәм бай фантазиясенә таң калып, төрле комментарийлар яза, аны мактый, авылны ямьләвенә рәхмәт әйтә, уңышлар тели, ә кайберәүләр: "Монда жезл тоткан ДПС хезмәткәре генә җитми", – дип тә шаярта.
Кар сыннарның авторы полициядә эшлидерме-юкмы – монысы билгесез, әмма машина аңа, күрәсең, бик таныш, һәм ул аны чынлап та зур охшашлык белән ясаган. Әйткәндәй, биредә бу бердәнбер "техника" түгел, монда шулай ук тәгәрмәчле трактор да урын алган!
Менә шундый иренмәгән, оста куллы кешеләр авылларның бер бизәге булып тора.
Социаль челтәрләрдәге комментарийлар арасында шундый ук ДПС машинасы Дүртөйле районының Яңа Каңгыш авылында да булуы турында язалар, хәтта фотосын да урнаштырганнар.
Нишләп нәкь бу төр машиналарга игътибар бирелүе билгесез, әмма ике авылда да эшләр бик матур килеп чыккан, ә иң мөһиме – алар яхшы кәеф һәм елмаю бүләк итә!


Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

Фото социаль челтәрләрдән.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас