Уфаның Дагыстан урамында 11 гыйнвардан 12 гыйнварга каршы төндә күпкатлы йорт тәрәзәләре астында 25 яшьлек хатын-кыз табылган. Ул баш җәрәхәте белән, ике бот һәм күкрәк читлеге сынган хәлдә дәваханәгә китерелә, анда ул алган җәрәхәтләрдән вафат була.
Үлгән хатын үзен эзәрлекләгән һәм янаган ирен куркытырга тырышкан булып чыкты. Бу хакта кызның дусты сөйләгән. Аның сүзләренчә, үлгән Элинаның ире берничә ай башка төбәктә эшләгән һәм ялга кайткан. Ир белән хатын көнчеллек аркасында талашканнар.
"Ул эчәргә ярата. Эчкәндә «белка»сы башлана. Ул аны көнләште, кыйнады, куркытты, тынычлыкта калдырмады", — дип сөйләгән кыз.
Туганнары Элинаны ире белән аерылышырга күндерәләр, һәм ул шулай эшли дә. Эзәрлекләүләр һәм гафу үтенүләр башлана, пар кабат кавыша. Фаҗигагә кадәр, ир аның телефонын тартып ала. Элина иренең апасы белән гаилә башлыгын урынына утыртырга карар итә. План буенча, Элина тәрәзәдән чыгып, басып торырга һәм кабат керергә тиеш булган. Куркыныч видеоны иренә җибәререргә булалар. Әмма кәрнизгә баскач, ул таеп китә һәм егылып төшә.
"Бу үз-үзенә кул салмады. Ул ирен куркытырга теләде һәм таеп китте, ләкин аның бик яшисе килә иде, улын бик ярата иде", — дип өсти дусты.
Үлгән хатынның баласына нибары 3 яшь. Аның кем белән калачагы әлегә билгесез. Тикшерүчеләр хәзер үлемнең барлык шартларын ачыклый.
Фото:"Моя Уфа"