Күгәрчен районының Әлмәс авылында котыру авыруы буенча карантин кертелгән. Башкортстан ветеринария буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә булган хәлнең нечкәлекләре турында хәбәр итәләр.
Күгәрчен районы ветеринария станциясенә Әлмәс авылында яшәүче хатынны мәче тешләгәнлеге турында мәгълүмат килгәне ачыкланды. Хатын, һөҗүмнән саклану өчен, йорт хайванын үтергән.
"Мәгълүмат алганнан соң, Күгәрчен районы ветеринария станциясе белгечләре урынга барып, котыру авыруын ачыклау өчен материаллар алып, Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясенең Мәләвез филиалына китерәләр, анда лаборатория ысулы белән котыру авыруы диагнозы куелган. Районның ветеринария хезмәте хайванның мәетен яндырган; авыру мәче булган урын дезинфекцияләгән. Авыруның таралуын кисәтү өчен эпизоотологик тикшерү оештырылган, таралу куркынычы янаган зоналар чикләре билгеләнгән”, — дип хәбәр итәләр дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.
Әлеге вакытта зыян күргән хатынга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, куркыныч зонада булган йорт хайваннары ветеринария белгечләре күзәтүе астында тора, халык арасында әлеге авыруны профилактикалау чаралары турында аңлату эшләре алып барыла.
Фото: kot-pes.com