Үзәк ачылганнан бирле аннан кеше өзелми. Вакытны актив үткәрергә яратучы, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүче өлкән буын вәкилләре өчен ул зур табыш булды.
Алар зур канәгатьлек белән тематик лекцияләргә йөри, осталык дәресләрендә катнаша, бергәләшеп төрле чаралар үткәрә. Һәм, әлбәттә, күзгә-күз карашып, рәхәтләнеп аралашалар, ә бу алар өчен бик мөһим! Шул ук вакытта җыелышларны кызыклы да, файдалы да үткәрергә тырышалар: “Маскировка остаханәсе” активистларына кушылып, маскировка челтәрләре үрәләр.
Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Архангель районындагы клиент хезмәте җитәкчесе Лариса Солтанбәкова Үзәккә йөрүче өлкән буын вәкилләренә һәм хезмәттәшләренә махсус хәрби операциядәге яугир-якташларга ярдәм күрсәтү идеясен тәкъдим итте. Аның изге башлангычын барысы да хуплап кабул итте һәм нәтиҗәдә унбер посылка әзерләделәр һәм яңа маскировка челтәрләре үрү өчен тукыма алуга акча җыйдылар.