+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 гыйнвар 2024, 06:20

Чал гасырлы тарихның дәвамы булырмы?

Кырмыскалы мәктәбенең йөз еллык данлыклы юлы тукталып калмасын иде.

Чал гасырлы тарихның дәвамы булырмы?Чал гасырлы тарихның дәвамы булырмы?
Чал гасырлы тарихның дәвамы булырмы?
Кырмыскалы урта мәктәбенең тарихы район тарихына караганда күпкә иртәрәк башлангыч ала, чөнки ул Гражданнар сугышыннан соңгы авыр елларда төзелә, бу вакытта безнең республика үзенең формалашу чорын кичерә, ә районнарга бүлү турында сүз дә булмый. Аның тарихы йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр язмышы белән үрелгән, алар өчен әлеге мәктәп узган гасыр шартларында чын белем гыйбадәтханәсенә әверелә.
Бу мәктәпне кайбер тәмамлаучыларның исемнәре республикада гына түгел, аннан читтә дә билгеле. Белемнәре, сәләтләре, һөнәри осталыклары белән алар югары биеклекләргә иреште. Шулай, Рафаил Нурмөхәммәтов байтак еллар эре нефть компаниясенә җитәкчелек итте, медицина фәннәре докторы Фәрит Каюмов фән үсешенә зур өлеш кертте, язучы, шагыйрь, “Кызыл таң”чы журналист Расих Ханнанов әдәбиятта чагу эзләр калдырды, Владимир Недорезков байтак вакыт дәвамында Башкорт аграр университеты ректоры булды. Бу исемлекне әллә күпме дәвам итеп булыр иде, ләкин аларның барысы да узган гасырның 60нчы елларында илебездәге иң яхшы мәктәпләр исәбенә кергән Кырмыскалы авылы мәктәбен тәмамлаучылар булуын әйтү дә җитәдер.
Мәктәп тарихы урындагы туган якны өйрәнүчеләр (шушы мәктәпне тәмамлаучылар) Резида Әхтәмова һәм Винер Юлдашевның ун ел элек дөнья күргән “Начало всех начал” дигән китабында күпкырлы һәм җентекле итеп яктыртыла. Аның төп кыйммәте дә шунда: ул тарихи документлар, архив материаллары, авторлар тарафыннан байтак еллар дәвамында бөртекләп җыйган сирәк фоторәсемнәрдән, хатирәләрдән тупланган.


Тарих битләрен барлап...

Ерак 1923 елда Кырмыскалы авылында мәктәп өчен беренче агач бина төзелә. Аксакал­лар­ның хатирәләре буенча, аның өчен элекке мәчет биләмәсе бирелә. Бераздан тагын ике бина төзелә, ләкин алар аерым урнашкан була. Шулай “Совет власте таңында” биредә волость терәк мәктәбе ачыла. Аңа бөтен волостька башлангыч белем бирү буенча оештыру-методик җитәкчелек итү, дәреслекләр һәм язма әсбаплар белән тәэмин итү бурычлары йөкләнә. 1924 елда мәктәп мөдире итеп Куҗак авылында (хәзер Авыргазы районына керә) эшләүче Әхмәт Килдебәков билгеләнә.
Башкортстанда Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышында катнашучылар хатирәләреннән төзел-гән “За власть Советов” дигән җыентыкта шундый мәгълүмат бар:
“Кырмыскалы волосте 1918 елның февралендә Стәрлетамак уезды Революцион комитеты карары белән төзелә. Аның составына Кырмыскалы, Алексеевка, Сарт-Нәүруз, Сарт-Чишмә, Кызыл яр, Ивановка, Аксаковка, Михайловка һәм башка авыллар керә. Әмма Кырмыскалыга якын урнашкан аз җирле авыллар (Карлыман, Шәрипкул һәм башкалар) Дуван-Табын волос­тенда торып кала”.
Кырмыскалыда үткән гасыр башында 5 мәчет була, алар каршында 4 мәктәп һәм бер мәдрәсә эшли. 1901 елда Кырмыскалыда урыс-башкорт авыл мәктәбе ачыла. Беренче укытучы итеп Идиятулла Йөзлекәев тәгаенләнә.
1928 елда икенче дәрәҗә – җидееллык мәктәп ачыла, аның директоры итеп Закир Шәрәфет­динов билгеләнә. 1930 елда ул Колхоз яшьләре мәктәбе итеп үзгәртелә, шуңа уку программасы призводство бурычларын исәпкә алып төзелә. Ләкин соңрак механизаторлардан тыш авылга башка өлкә белгеч­ләре таләп ителүе дә аңлашыла башлый. Дүрт елдан соң ул тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1932 елда мәктәп директоры итеп Шәрәй авылыннан Мазһар Борханов тәгаенләнә.
Белем учагы 1937-38 уку елында гына урта мәктәп статусы ала. Бишаул-Уңгар авылындагы мәктәптән кала, бу районда икенче урта мәктәп була. Ул вакытта анда 446 бала белем ала. Мәктәпкә Свобода Барый кызы Ураева җитәкчелек итә.

Авыр сугыш шартларында

Бу мәктәп тарихында аерым урынны Бөек Ватан сугышы чоры алып тора. Илебез өчен авыр елларда, совет хөкүмәте мәгариф учреждениеләре турында хәстәрлек күрүгә карамастан, мәктәпләр, шул исәптән Кырмыскалы урта мәктәбе, җылыту, яктырту, уку әсбаплары белән тәэмин итү буенча зур авырлыклар кичерә. Укытучылар да җитешми. Директорлар алышынып тора: берәүләре фронтка китә, икенчеләрен бер урыннан икенчесенә күчереп йөртәләр.
Агач биналарны мич ягып җылытуны, керосин лампаларын, иң мөһим булган көнкүреш һәм гигиена кирәк-яракларының җитешмәвен бүген күз алдына да ки­терә алмыйбыз, ләкин болар шул чорның чынбарлыгы иде.
Архив документларыннан билгеле булуынча, сугыш елларында мәктәпкә Федор Терехин, Галинур Касыймов, Фәйз­рах­ман Гаделшин, Мәрьям Даянова җитәкчелек итәләр. 1945 елның августында директор вазыйфасын Гавриил Михайлов били, бу бурычларны ул 1949 елга кадәр башкара. Аларның һәрберсе гадәттән тыш хәл-шартларда мәгариф учрежде­ниесенең эшчәнлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә.
Укучылар һәм укытучылар-ның күрше Таусеңер урманында утын хәзерләүләре гадәти эш була. Җәй көне хәзерләгән утын җитмәсә, кышкы салкыннарда да барлык мәктәп белән урманга барып утын кисәргә туры килә.
Мәгариф ветераны Мәрьям апа Даянованың хатирәләре буенча, балалар ачлыктан интегә, күпләренең кияргә өс һәм аяк киемнәре булмый, ләкин укучылар мөмкин булган кадәр дәрес­ләрне калдырмый, тырышып укый. Укытучылар коллективы авыр шартларда да балалар белем алуын дәвам итсен өчен кулларыннан килгәнен дә, кил­мәгәнен дә эшли.
Укытучылар арасында фронтовиклар да аз булмый, дүртесе: Хәмит Әхтәмов, И. Гыйззәтул­лин, Николай Жарков һәм
Х. Рах­­манкулов яу яланында башларын сала. Тылда калган укытучылар, укыту эшеннән тыш, барлык авыл хуҗалыгы кампа­ния­ләрендә катнашып, халык арасында аңлату эшләре алып бара. Авыр шартларда алар балаларга белем бирә һәм үзләренең үрнәгендә совет кешесенә хас булган ныклылыкка өйрәтә. Урындагы укытучылар белән беррәттән, дошман басып алган территория­ләр­дән эвакуация­ләнгән укытучылар да Җиңүгә үз өлешен кертә. Кырмыскалы мәктәбенең 23 укытучысы “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.
Сугыш елларында 5 чыгарылыш була, бу вакытта мәктәп-не 108 укучы тәмамлый.

Чугункин мәктәбе

1949 елдан 1975 елга кадәр педагогия коллективына Бөек Ватан сугышы ветераны Семен Михайлович Чугункин җитәкче­лек итә. Бүген мәктәп аның исемен йөртә.
Мәгариф ветераннарының хатирәләре буенча, мәктәпкә мондый күпкырлы шәхес килү белән биредә зур үзгәрешләр башлана. Тәү чиратта, гомум көч белән мәктәп биләмәсе коймалап алына, биналар ремонтлана һәм тәртипкә китерелә. Мәктәп яны-тәҗрибә участогына нигез салына, арытаба ул эксперименталь мәйданчыкка әве­релә. Вакыт узу белән биредә югары нәтиҗәләргә ирешәләр, укучылар хәтта Бөтенрусия күргәзмәләрендә катнаша.
Бу мәктәп бик озак вакыт якын-тирәдә бердәнбер урта мәктәп булып кала, анда күрше авыллардагы балалар да белем ала. Балалар саны бик тиз үсә. Яңа мәктәп төзү турында мәсьә-лә күтәрелә башлый. Һәм 1959 елда Кырмыскалы урта мәктә­бенең өч катлы яңа бинасы файдалануга тапшырыла. Сугыштан соңгы авыр вакытта мәктәп төзү зур казаныш була. Мәгариф ветераннары сөйлә­венчә, мәктәпкә нигез салуда укытучылар да, өлкән сыйныф укучылары да, ата-аналар да катнаша. Мәктәп яны биләмәсен төзекләндерү – үзенә бер аерым тема.
Яңа бина уку процессын һәм укучыларны тәрбияләүне дә яңача алып бару бурычын йөкли. “Заман методикасының иң яхшы казанышларын өйрән­дек, семинарларда катнаштык. 1960-61 уку елында производствога өйрәтү фәнен керттек”, — дип искә ала шул елларда директор урынбасары вазыйфасын башкарган Венера Макарова. Спортка зур игътибар бирелә, “Зарница”, “Орленок” кебек хәрби-спорт уеннары оештырыла. Чаңгыда йөрү, йөгерү, гимнастика кебек спорт төрләре популярлаша. Мәктәп байтак кына эшчәнлек төрләре буенча эксперимент мәйданчыгына әверелә. Илебезнең төрле тө-бәк­ләреннән бирегә тәҗрибә өйрәнергә киләләр, ә директор Сергей Чугункин Мәскәү һәм Вол­гоград шәһәрләрендә тәҗ­рибә уртаклашып чыгыш ясый.
Әлбәттә, укытучылар коллек­ти­вының көчле эшчәнлек алып баруында директорның шәхси үрнәге зур роль уйный. Бервакыт авыл кырыендагы аклан искиткеч күренеш мәйданчыгына әверелә: биредә мәктәп укучылары... парашюттан сикерә. Сергей Михайлович Уфа аэроклубы белән мәктәптә парашютчылар әзерләү түгәрәге оештыру, парашютлар һәм самолет бирү­ләре турында сөйләшә. Үзенең һәр башлангычында, шулай ук көндәлек эшендә директор уку­чыларга һәм укытучылар кол­лек­тивына югары таләпләр куюы белән аерылып тора. Мәк­тәптә иҗади һәм югары җавап­лы­лык мохите тантана итә. Биредә төпле һәм киңкырлы белем бирелә. Моны исә мәктәп тәмамлаучылар арасында ел саен югары һәм урта махсус уку йортларына керүчеләрнең артуы да дәлилләп тора.
Уку процессы гына түгел, тәрбияви эш тә югары дәрәҗәдә алып барыла. Барлык совет мәктәпләрендәге кебек, биредә-ге комсомол оешмасында да, пионерлар дружинасында да тормыш кайный. Анда боегып утырырга беркемгә дә вакыт булмый.

Кичә һәм бүген

С. М. Чугункин хаклы ялга тыныч күңел белән киткәндер, чөнки аның эше ышанычлы кулларда кала. Укытучылар коллективы тулысынча диярлек мәктәпне тәмамлаучылардан тора. Шуңа күрә күркәм йолалар озак вакыт сакланып килә. Әмма яман 90нчы еллар килеп җитә...
Бу елларда мәктәпләр дә иң мөһим нәрсәләргә мохтаҗлык кичерә, ә компьютерлаштыру байтак эш процессларын үзгәр­тергә мәҗбүр итә. Бу авыр вакытларда да мәктәпкә ярдәмгә аны тәмамлаучы, “Лениногорскнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең генеральный директоры Рафаил Нурмөхәм­мәтов килә. Өч дистә ел дәвамында нефтьчеләр мәктәп бинасын ремонтлау, компьютерлар сатып алу һәм техник тәэминат буенча бик күп мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтә. Иң соңгы эшлә­ренең берсе заман таләпләренә җавап бирүче спорт мәйданчыгы төзү һәм биләмәне төзекләндерү булды. Мондый зур күләмдәге иганә ярдәме белән мәктәп авыр үзгәртеп кору чорыннан лаеклы чыгып, янә алдынгы сафларга басты.
... Кызганычка каршы, мәктәп коллективы 100 еллык юбилеен бәйрәмчә шартларда каршы ала алмый. Өч ел элек мәктәп бинасы авария хәлендә дип танылды. Һәм бу елларда мәктәп укучылары кайда мөмкин, шунда белем алырга мәҗбүр. Сыйныфлар район үзәгендәге төрле биналарга таратылды. Әлегә булган бинаны ремонтлау буенча да, яңа мәктәп төзү турында да анык кына карарлар юк. Кырмыскалы авылы халкы исә кайчандыр бөтен Союзга билгеле булган районның иң өлкән мәктәбе, ниһаять, үзе­нең лаеклы урынын табар, дигән өмет белән яши. Һичшиксез, ул моңа бер гасырлык тарихы, иксез-чиксез илебез икътисадына, мәга­рифенә, сәнгатенә фидакарь хезмәт итүче үзенең укучылары белән дә лаек.

Рәмилә СӘЙФУЛЛИНА,
журналист, туган якны өйрәнүче.


Чал гасырлы тарихның дәвамы булырмы?
Чал гасырлы тарихның дәвамы булырмы?
Чал гасырлы тарихның дәвамы булырмы?
Чал гасырлы тарихның дәвамы булырмы?
Чал гасырлы тарихның дәвамы булырмы?
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас