+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 гыйнвар 2024, 11:05

Озын гомер вәгъдә иткән...

Башкортстанда яшәүче пенсионер ялган экстрасенска ярты миллион сумнан артык акчасын тоттырган.

Озын гомер вәгъдә иткән...Озын гомер вәгъдә иткән...
Озын гомер вәгъдә иткән...
Стәрлетамакта яшәүче 69 яшьлек пенсионер хатын урындагы полиция бүлегенә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әбекәй телеканалларның берсендә танылган экстрасенс хезмәтләренең рекламасын күреп кала. Реклама авторы озын гомер вәгъдә итә, һәм бу өлкән яшьтәге хатынның ышанычын яулый. «Сәламәтлек» артыннан куып, пенсионер, җыйган акчаларын югалтып кына калмый, кредитка да чума. Зыян күрүче аферистларны 580 мең сумга баеткан.

“Пенсионерның гаризасы буенча тикшерү барышында ачыкланганча, чынлыкта мондый хезмәтләр күрсәтүче кешенең мәгълүматларын мошенниклар кулланган булуы мөмкин, бу хакта ул социаль челтәрдәге аккаунтында кисәткән. Алдау очрагына "Мошенниклык" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган», — дип хәбәр итәләр ведомствода.

Фото авторныкы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас