+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 гыйнвар 2024, 13:40

Путин яңа мактаулы исем булдырды

Русиядә яңа мактаулы исем барлыкка килде - Урындагы үзидарәнең атказанган хезмәткәре.

Путин яңа мактаулы исем булдырдыПутин яңа мактаулы исем булдырды
Путин яңа мактаулы исем булдырды

Президент Владимир Путинның мондый исемне булдыру турындагы указы Кремль сайтында басылып чыкты.
Президент шунда ук яңа мактаулы исем турында нигезләмәне раслады.

Ул урыннарда халыкның тормыш эшчәнлеген тәэмин итүдә, муниципаль дәрәҗәгә тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда, урындагы үзидарәне үстерүдә яисә һөнәри эшчәнлекнең башка мөһим нәтиҗәләренә ирешүдә шәхси хезмәтләре өчен бирелә.

Положениедә билгеләп үтелгәнчә, исем, кагыйдә буларак, урындагы үзидарә органнарында ким дигәндә 20 ел эшләгән һәм башка тармак бүләкләре белән билгеләнгән кешеләргә биреләчәк.

Хәзер Русия Федерациясендә мактаулы исемнәр исемлеге 69 позициядән тора.

Фото: кремлин.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас