Янгыннар белән бәйле хәлләр турында Хөкүмәт утырышында фикер алыштылар, аны Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров шәһәр һәм район башлыклары белән үткәрде.
- Ел башыннан 220 янгын булды. Бу, үткән елның шул ук чорындагыга караганда, 46 очракка кимрәк. Торак йортларда һәм фатирларда янгын хәбәрчеләрен урнаштыру кешеләрнең үлемен профилактикалау буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Узган елда бу максатларга 15 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән, 83 меңнән артык янгын хәбәрчесе сатып алынган. Бу эшне, һичшиксез, республика алга таба да дәвам итәчәк, - дип ассызыклады Министрлар кабинеты башлыгы.
Республикада янгын хәвефсезлеген тәэмин итү турында Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Кирилл Первов җентекләбрәк сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан Хөкүмәте карары белән республика территориясендә Яңа ел каникуллары чорында янгынга каршы махсус режим кертелде, ул янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итүгә югары таләпләр куйды. Барлык муниципалитетларда профилактика эшенең штаб форматы гамәлгә ашырылды.
Бәйрәм, Яңа ел көннәрендә профилактика төркемнәре 5 меңнән артык рейд үткәргән, алар барышында 60 меңнән артык кеше яшәгән урыннарга барган - бу күпбалалы гаиләләр, спиртлы эчемлекләр кулланучы гражданнар һәм өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче кешеләр.
Фикер алышу нәтиҗәсендә Андрей Назаров Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренә торак секторында янгыннарны профилактикалау буенча нәтиҗәле чаралар күрергә кушты. Шулай ук агымдагы ел ахырына кадәр торак фондының янгын хәбәрчеләре белән җиһазландырылу дәрәҗәсен 65%ка җиткерергә кушылды.