+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар , 12:50

Алиянең ачуын чыгарганнар

Ул да инде хәзер тыйнак кына елмаеп, "тел яшереп" тора торган кыз түгел! Әйткән теләгәнен...

Алиянең ачуын чыгарганнар
Алиянең ачуын чыгарганнар

«Ришатның тавышы калтыравык, нервыга тия торган. Кыскасы, безнең гаиләгә сезнең җырлау ошамый. Кемгә ничектер, артыгын кыланасыз. Ачык корсаклар күрсәтү матур күренеш түгел. Минем күргәнем булмады бер артистның корсак күрсәткәнен. Бу – минем фикер, теләсә ни уйла», – дип язган аңа Азалия исемле бер ханым.

«Мондый комментарийлар башка пабликлар минем видеоларымны үзләренә күчереп куйганга чыга. Дөресен генә әйткәндә, чит-ят кешеләрнең безгә пычрак аткан комментарийларын укырга теләмим. Минем үземнең «подписчик»ларым миңа беркайчан да алай язмаячак.

Төрле пабликларның администраторларына мөрәҗәгать итәм: икенче юлы минем видеоларны алырга уйлаганда, миннән рөхсәт сорагыз. Мин аларны шәхси сәхифәм өчен ясыйм, сез комментарийлар җыйсын өчен түгел. Ни өчен мин мондый комментарийлар укырга тиеш әле? Олы яшьтәге хатыннар шундый әйберләр яза», – дигән Алия Карачурина-Төхвәтуллина.

Интернет дөньясы бу, иптәшләр!

Фото: Алия Карачуринаның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: