Фән дөньясына Марсель Бакиров 1960-70 елларда килеп керә һәм шул вакыттан бирле бер туктамый яңа темалар, яңа проблемалар өстендә эшләп килә. Бер-бер артлы саллы-саллы монографияләр чыгара. Ул хезмәтләрнең һәрберсе фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан фәндә яңа сүз, яңа вакыйга, яңа ачыш булып кабул ителә.
Галим буларак, Марсель Бакиров үз алдына киң колачлы, олы максатлар куеп иҗат итә. Ә зур максат кую, шуны тормышка ашырырга омтылу кешедән шундый ук зур тырышлык-фидакарьлекне, ихтыяр көчен, үз-үзеңне аямыйча эшләүне таләп итә. М. Бакировның үз алдына куйган максатларының берсе – халкыбыз тарихының тирән, әле моңа кадәр ачыкланмыйча калган катламнарына үтеп кереп, андагы рухи байлыгыбызның энҗеләрен табып, аларның табигать-сыйфатларын өйрәнеп, халкыбызга яңадан кайтарып бирү. Шушы өлкәдә аның дистә еллар буе үз-үзен аямыйча тырышып эшләве аңа уңышлар китерә дә. Ул үзе өйрәнә торган проблеманы һәрвакыт бик зур түземлек-сабырлык белән, ваклап-нечкәләп өйрәнә, мәсьәләнең “төбенә төшеп җитмичә” туктамый.
Марсель Бакировның фәнгә керткән яңалыклары аның 1972 елда яклаган кандидатлык диссертациясеннән үк башлана. Бу хезмәтне ул төрки һәм татар шигыренең эчке ритмик-интонацион хасиятләрен һәм кануннарын тикшерүгә багышлады: төрки шигыренең үзенчәлекләрен башка халыкларның шигырь төзелешләре белән чагыштырып өйрәнде. Ә андый чагыштыруларны үткәрү өчен, әлбәттә, галимнән ул телләрне һәм, беренче чиратта, инглиз телен белү таләп ителә. Һәм М. Бакиров, бик тырышып-җентекләп, инглиз телен өйрәнергә кереште. Бу исә аңа үзе эшләгән өлкәдә дөнья күләмендәге хезмәтләр, алардагы казанышлар белән танышу мөмкинлеген бирде.
Галим төрки шигыренең үзәк проблемаларыннан булган төрки гарузы табигатен эксперименталь-фонетик аппаратлар белән тикшерде һәм, нәтиҗәдә, ул төрки шигърияте өлкәсендә үзенең шәхси карашын, үз концепциясен булдыруга иреште. Әгәр моңа кадәр бу өлкәдә эшләгән И. В. Стеблева, М. К. Хамраев кебек галимнәр, төрки-татар шигъриятенә гаруз системасы ясалма рәвештә кертелгән һәм төрки телнең табигатенә туры килми, дигән караш үткәргән булсалар, М. Бакиров исә, төрки гаруз төрки шигъриятенең үз казанышлары һәм уңай алшартлары белән гарәп-фарсы гарузы йогынтысы үзара кушылган җирлектә барлыкка килә, дигән яңа караш барлыкка китерде һәм шуны, эксперименталь тикшеренүләре белән дәлилләп, исбатлап бирде: уртак казанышлар җирлегендә барлыкка килгән төрки гарузның да табигый яңгырашлы булуын, тел үзенчәлекләре белән үрелеп гәүдәләнүен-яшәвен күрсәтте. Бу бөтен тюркология күләмендә яңа караш һәм үзенчәлекле, кызыклы ачыш булып кабул ителде.
1981 елда М. Бакиров Казан университеты нәшриятында “Фольклор жанрларын системалы итеп тикшерү тәҗрибәсе” дигән ун табаклык автордаш хезмәт бастырып чыгарды. Анда ул бәет жанрының генетик тамырларын, аның эволюцион үсеш-үзгәреш баскычларын ачыклады, аларны тематик төркемнәргә аерып, сәнгатьчә эшләнешен-поэтикасын күздән үткәреп чыкты. Бу хезмәт фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан яратып, хуплап каршы алынды. Гыйльми ачышларны Советлар Союзы күләмендә пропагандалауның Самара шәһәрендә урнашкан гыйльми-зональ үзәге соңыннан әлеге хезмәтне үзенә соратып алдырды һәм аны киң планда, чит илләргә дә тарату максатында АКШ, Англия һәм Германия китапханәләренә җибәрде. М. Бакировның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге турындагы мәгълүмат-белешмә Мәскәүдә “Российские фольклористы” дигән еллык фәнни-библиографик җыентыкта да басылып чыкты.
Фольклорга бәйләнешле тикшеренүләр белән бергә, галим шул ук елларда төрки-татар шигыре һәм борынгы төрки поэзиясенә бәйле тикшеренү эшләрен дә алып барды. Үзенең остазы, профессор Хатип Госманның хезмәтләрен дәвам итеп һәм үзенчә үстереп, ул гомумтөрки шигыренең һәм поэзиясенең чишмә башын ачыклау һәм иң борынгы жанрлар системасын реконструкцияләү буенча җитди эзләнүләр үткәрде. Шул максаттан чыгып, ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Алма-Ата, Баку, Ереван, Бишкәк, Ташкент, Уфа кебек шәһәрләрнең үзәк китапханәләрендә нәтиҗәле тикшеренүләр алып барды, үз темасына караган материалларны бөртекләп җыйды, тикшерде, анализлады. Шушы эзләнү-тикшеренүләрнең нәтиҗәсен ул 2001 елда яңа зур саллы хезмәт – “Шигърият бишеге. Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары” дигән монография итеп бастырып чыгарды. Авторның докторлык диссертациясе дә 1999 елда шушы монографиягә нигезләнеп, югары фәнни дәрәҗәдә якланды.
Бу хезмәт әле моңарчы тикшерел-мәгән гаять тирән һәм катлаулы-күпкырлы темага багышланган. Монда да галим үзе алган проблеманы комплекслы планда өйрәнгән – тикшеренүләрен шигырь белеме, сәнгать белеме, эстетика, мифология, этнография, фольклористика, лингвистика, социаль психология, дини тәгълимат, философия, этник культурология, тарих кебек арадаш фәннәр яктылыгында, шул фәннәр казанышларын да файдаланып алып барган. Кереш һәм алты бүлектән торган бу монографиядәге тикшеренүләрнең колачын һәм эчтәлеген күз алдына китерү өчен андагы бүлекләрнең исемлеген генә атап үтү дә җитә. Менә алар: хезмәт – башлангыч поэзиянең матди нигезе; шигъриятнең фикер һәм сәнгати җирлеге буларак мифология; иң элгәрге шигъри сүз сәнгатенең синкретик табигате һәм морфологиясе; иҗади шәхес күпкырлы һәм күп вазыйфалы сүз остасыннан башлана; язма шигъриятнең иң борынгы үрнәкләре; борынгы төрки поэзиянең тарихи поэтикасы.
Шуңа игътибар итик: моңа кадәр тюркологиядә бу өлкәдәге фәнни хезмәтләр, нигездә, метрика, строфика һәм рифма кебек шигырь төзелешенең аерым якларын тикшерүгә генә кайтып калган булса, М. Бакиров хезмәтендә исә борынгы төрки поэзиянең матди базасы да — шул чордагы кешеләрнең хезмәте белән бәйләнеше, ул бәйләнешнең төрләре, эволюциясенең баскычлары ачыклана, ә мифология исә шигъриятнең фикри-идеологик һәм сәнгати җирлеге буларак анализлана. Галим “хезмәтнең, гамәли эшчәнлекнең үзенчәлекле дәвамы
булган йола-ритуаллар һәм мифологик идеология элек, үзара үрелеп, аерылгысыз бербөтен (комплекс) тәшкил иткән һәм нәкъ менә шушы йола-мифология синкретизмы борынгы шигъриятнең иң беренчел җирлеге хезмәтен үтәгән”, дигән карашта тора. Шушы йола-миф синкретизмы җирлегендә барлыкка килгән иң борынгы жанрлар системасын барлап-реконструкцияләп чыга: барлыгы унбер баба жанрга мисаллар китерә; алар барысы да моңа кадәр аз билгеле яисә бөтенләй билгеле булмаган, беренче башлап автор тарафыннан фәнни әйләнешкә кертелгән уникаль фактик материалга нигезләп тикшерелгән. Ул чордагы әдәби жанрларны урта гасырлардагы жанрлар системасы белән чагыштыру үзе үк бик кызыклы нәтиҗәләргә китергән.
Шушы ук хезмәттә “Сак-Сок” образларының килеп чыгуы шәрекъ мифологиясе контекстында тикшерелә. Автор аларны борынгы игезәкләр культына һәм үзе тапкан типологик һәм генетик тәңгәлләргә нигезләп, Көнчыгышта барлыкка килгән борынгы уртак мифология һәм культура мирасына бәйләп аңлата. Бездәге “Сак-Сок”ны борынгыдан килүче уртак катлам җирлегендә туган милли версия итеп карый. Бу сюжетны көньякта Кубрат хан тарафыннан төзелгән Бөек Болгар дәүләтенең соңрак – аның варислары чорында таркалып юкка чыгу фаҗигасе белән бәйли, ягъни мифологик образларда Кубратның уллары һәм болгар кабиләләре арасында бердәмлек-татулык бозылуның һәлакәткә китерүе чагылыш тапкан булса кирәк, дип карый.
Монографиянең бер бүлегендә ыруг-кабиләнең коллектив иҗатыннан шаман-шагыйрьләр иҗаты аерылып чыгу процессы күзәтелә. Галим, тюркологиядә беренчеләрдән булып, һун бабаларыбызда һәм борынгы төрки сүз сәнгатендә матур сөйләү-ораторлык сәнгатенең булганлыгын ачты, Орхон язмаларының да шул ук традициягә нигезләнгәнлеген исбатлады. Бу сәнгатьнең Орхон-Енисей язмаларында сакланып калган үрнәкләрен, традицияләрен анализлады. Бу монографиядә М. Бакиров төрки поэзиядә йола-миф синкретизмы җирлегендә барлыкка килгән иң борынгы жанр төрләрен тәүге тапкыр барлап реконструкцияләде, система итеп күз алдына бастырды. Алар түбәндәгеләр: мәҗүси аллаларга һәм илаһи көчләргә багышланган гимннар, ода-алкышлар, корбан-келәү бәйрәм-нәре һәм календарь-хуҗалык йолалары вакытында башкарылган келәүләр, йола әйтешләре, йола-уен җырлары, ырымнар, арбаулар, сыгыт-сыктаулар, шаман чакырулары, каргышлар, антлар. Бу жанрларның күпчелеге төрле төрки халыкларның борынгы иҗатыннан алынган, моңарчы фәндә тикшерелмәгән, тәүге тапкыр автор тарафыннан фәнни кулланылышка кертелгән уникаль фактик материалга нигезләнеп барлыкка китерелгән.
Шул ук вакытта М. Бакиров һун чоры поэтик сүз сәнгатенең жанрларын барлап һәм реконструкцияләп кенә калмады, ә шул ерак чордан ук башлангыч алучы сәнгатьчә фикерләү үрнәкләренең төрки поэзиядәге күчемлелеген һәм дәвамлылыгын да эзлекле рәвештә күздән кичерде. Шунысы да әһәмиятле: хезмәттә башлангыч язма сүз үрнәкләре шул чорда төркиләр кулланган иң элгәрге алфавитлар белән бәйләп карала, узган чорларда алар тоткан тәңречелек, будда, манихей, христиан һәм ислам кебек төрле диннәр контекстында тикшерелә.
М. Бакировның бу хезмәтенә галимнәр һәм фәнни җәмәгатьчелек лаеклы рәвештә зур бәя бирде. Мәсәлән, Татарстан Фәннәр академиясе президенты, академик Мансур Хәсәнов бу монографиягә “Шигърият чоңгылларына юл яручы хезмәт” дигән рецензия бастырды (“Мирас” журналы, 2002 ел, № 6) һәм, югары бәя биреп, болай дип язды: “Күпьеллык иҗат җимеше булган әлеге эшнең фәнни яңалыгы һәм галимнең кыюлыгы, тикшерү объектының тирән катламнарына үтеп керә белү сәләте бәхәссез. Тюркологиядә һәм татар әдәбият белемендә төрки әдәбиятның үзенчәлекле борынгы нигезләрен тикшергән аерым хезмәтләр элек тә бар иде. Әмма моңарчы бу кадәр ерак заманнарга һәм тирәнгә, ягъни бабаларыбыз тудырган шигъри-поэтик иҗатның пратөрки дәверенә, яралгы-эмбрион хәлдәге чорына берәүнең дә игътибар иткәне һәм бу кадәр тирән үтеп керә алганы юк иде әле”.
2019 елда М. Бакиров тагын бер саллы монография — “Прототюрки: изначальная прародина, ранние племена и язык, история и этнокультура” дигән китабын бастырып чыгарды. Бу хезмәттә дә ул күп кенә галимнәрнең “теше үтмәслек” проблемаларны күтәрә. Мәсәлән, прототөркиләр теленең барлыкка килүе мәсьәләсе. М. Бакиров аны да, күптөрле арадаш фәннәрдән, шул исәптән тарих, археология, этнография, мифология, фольклор, тел гыйлеме, диннәр тарихы, философия, антропология һәм, гомумән, күп гасырлык матди һәм мәдәни казанышларыннан киң файдаланып ачыклый.
Бу монография фәндә аеруча зур яңалык булып кабул ителде. Бу хезмәт турында азәрбайҗан галиме Тариел Азертюрк болай дип язды: “Профессор-тюрколог М. Х. Бакировның әлеге монографиясе хәзерге ориенталистика фәнендә үзенә бер аерым әһәмиятле, мөһим вакыйга булып тора, чөнки борынгы төркиләрнең этногенезы, этнокультурасы һәм этнолингвистикасы буенча булган азсанлы фәнни хезмәтләргә беренче тапкыр шундый яңа, уникаль һәм саллы хезмәт килеп өстәлде. Бу китапта моңа кадәр булмаган глобаль характердагы, яңа һәм оригиналь концепциянең барлыкка килүе бәян ителә; ул концепция шуннан гыйбарәт: иң борынгы чорда төрки телләр бердәмлеге Якын һәм Алгы Азиядәге бердәм ареаль союз составындагы тугандаш (агглютинатив) һәм тугандаш булмаган (флектив) телләр лексикалары һәм тарихи грамматика үзенчәлекләренең үзара аралашуы, кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән”.
Ә тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин М. Бакировның бу хезмәтенә язган рецензиясендә, аңа зур бәя биреп, мондый фикер әйтте: “Төркиләрнең оешу процессын М. Бакиров һинд-европа, ностратика, шулай ук бу төркемнәргә кермәгән шумер, урарту, хуррит, кавказ телләрендә сөйләшкән халыклар белән озак вакытлар буена тел-лөгать алмашып яшәү белән бәйли һәм төрки баба тел, дөресрәге, иң борынгы төрки диалектлар берлеге нәкъ менә Көнбатыш, яки Алгы Азия ареалында хатт, элгәре яисә иске мидия, элам, дравид, кути, кассит, этруск, сабир/савир кебек агглютинатив телләрнең үзара якынаюы, генетик-контакт кардәшлеге җирлегендә формалашканнар, дигән концептуаль нәтиҗәгә килә. Моның өчен ул әлеге агглютинатив телләрнең һәркайсына диярлек аерым бүлекчәләр багышлый һәм аларның телләреннән, матди һәм рухи культураларыннан төркиләр белән уртак катламнар аерып чыгарып, үзенең төп концепциясен ышандырырлык итеп нигезли”.
2022 елда М. Бакиров фәнни җәмәгатьчелекне тагын бер яңа хезмәте – “Тайны происхождения наших предков” дигән монографиясе белән сөендерде. Бу хезмәттә дә галим үзенең тикшеренүләрен киң планда, колачлы итеп, күптөрле фәннәр казанышларын актив файдаланып алып бара.
Монография ике бүлектән тора. Аның беренчесе ”Болгар һәм татарларның аз билгеле булган этник тамырлары” дип атала. Анда галим түбәндәге мәсьәләләргә туктала: болгарлар – җирле һәм күчеп килгән кабиләләрнең үзара кушылуыннан барлыкка килгән; хазарлар һәм барсиллар этник тарихларының болгарлар белән кушылып үрелүе; савир/суварлар – болгарларның этник берлеге кабиләдәшләре; болгар, татар һәм кыпчакларның бердәм этнос булып берләшүе. Шушында ук ул Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасының язылу урыны нәкъ менә Болгар дәүләтендә булуын күп дәлилләр китереп исбатлый; шул ук чорда иҗат ителгән, моңа кадәр фәндә билгеле булмаган “Ана вә угыл” дип аталган 246 юллык поэма текстын фәнни кулланылышка кертә.
М. Бакиров прото- һәм пратөрки теленең иң борынгы һәм иң архаик сүзлек составын чагылдыра торган, борынгы чордагы Алгы Азия һәм Төньяк Африка территорияләрендәге ареаль телләр союзында гамәлдә булган лексик-семантик сүзлекне барлыкка китерде (әлеге сүзлек Алгы Азия һәм Төньяк Африка территорияләрендәге ареаль телләр союзындагы барлыгы 752 лексик праформаны үз эченә ала). Бу сүзлек үзе генә дә галимнең зур уңышы булып санала ала һәм ул киләчәктә шушы өлкәдә эшләүче галимнәр өчен бик кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәчәк.
Әлеге монографиядә тикшерелгән мәсьәләләрнең тагын берсе – чуваш милләтенең формалашу тарихын аңлату. Моңа кадәр галимнәр арасында чувашларны төрки халыклар ареалына кертеп караучылар да булды. М. Бакиров моңа кискен каршы чыга: күптөрле лексик мисаллар китерә һәм чувашларның чыгышлары белән үк фин-угыр телле халык икәнлеген исбатлый.
Гаҗәеп киң колачлы һәм этник тарихның тирән катламнарына үтеп кереп алып барган фәнни тикшеренүләренең концептуаль нәтиҗәләрен галим түбәндәге ун пунктка туплап биргән; алар М. Бакировның нинди ачышлар ясаганлыгын күрсәтеп тора:
1. Прототөрки тел Якын Көнчыгышның төп борынгы телләре белән мәдәни-контактлы кардәшлек бәйләнешендә булган һәм, кире кагып булмаслык тарихи һәм лингвистик мәгълүматлар күрсәтүенчә, шумер-афразия-һиндевропа-дравид-загросс телләре союзы составында Каспий буе этник массивында төрле исемнәр яки этнонимнар булып яшәгән.
2. Якын Көнчыгышның башка телләренә карата прототөрки тел иң беренче субстрат рәвешендә булган, аларның тарихи грамматикасында һәм базис лексикасында иң борынгы гомум катламын тәшкил иткән.3. Әмма телләрнең үзара якынлашу һәм бер-берсе белән берләшү процессы бер яклы гына түгел, ә ике яклы була; шунлыктан прототөрки тел үзе дә үзе белән контактка кергән Якын Көнчыгыш телләреннән ареал тел үзенчәлекләрен дә алган. Төрле халыкларның, озак вакытлар күрше-янәшә булып яшәгән очракта, аларның телләренең бер-берсенә йогынты ясаулары – билгеле күренеш.
4. Тюркология фәнендә борынгы төркиләрнең иң борынгы ватаны итеп, гадәттә, Көнчыгыш өлкәләрен – Үзәк Азия далаларын (Төньяк Кытай, Монголия, Көнчыгыш Төркестан, Алтай тирәләрен), яки Урта Азия (Казахстан, Җидесу, Туран) өлкәләрен, Урал, Идел буе далаларын һәм шуларга якын төбәкләрне күрсәтәләр. Шуның белән бергә вакыты-вакыты белән төркиләрнең иң борынгы ватаны итеп Алгы Азияне күрсәтүчеләр дә бар (Ф. Гомель, Н. Я. Марр, Играр Алиев, Адиле Айда, Фиридун Джалилов, Тариел Азертюрк), ә кайберәүләр бу ареалга Төньяк Африканы да кертә (Калсын Кадыраджиев, Нурихан Фәттахов, Олжас Сөләйманов, Фәрит Латыйпов, Марсель Бакиров). “Бу соңгы төркем галимнәрнең карашын без аеруча дәлилле итеп кабул итәбез”, — ди Марсель Бакиров.
5. Прототөркиләрнең иң борынгы ватаны итеп Якын Көнчыгышны алу күптөрле факторлар белән дәлилләнә. “Безнең тарафтан төзелгән уртак архетипларның тарихи-чагыштырма сүзлегендә дә Якын Көнчыгыштагы халыкларның бер-берсе белән тыгыз элемтәдә булып барлыкка килүләрен дәлилләүче күп мисаллар бар; алар – борынгы кешеләрнең мифологик-дини күзаллаулары: табигатьтәге стихия күренешләре, ландшафт объектлары, үсемлек, йорт һәм кыргый хайваннар дөньясы, кеше һәм аның туганлык мөнәсәбәтләре, кеше әгъзалары исемнәре, аларның сыйфатлары, хәрәкәтләрне белдерүче фигыльләр, зат алмашлыклары, кисәкчәләр, иң борынгы топонимия һәм антропонимия терминнары. Болар Якын Көнчыгыш телләре сүзлек составының төп һәм базис корпусын тәшкил итәләр; ул телләрнең үзара тыгыз бәйләнештә булганлыкларын күрсәтеп торалар”, — ди галим.
6. “Гомумтөрки лексиканың төп өлешенең бик борынгы булуы төрле факторлар белән аңлатыла”, — дип яза М. Бакиров һәм шул факторларны санап китә, аларга караган күпсанлы мисаллар китерә.
7. “Һинд-европа телләре теориясе һәм ностратик телләр теориясе борынгы төркиләрнең безнең тарафтан җыелган һәм системалаштырылган төп лексик байлыгының борынгы Якын Көнчыгыш белән гаҗәеп дәрәҗәдә уртак булуын аңлата алмыйлар, чөнки бу ике теория дә, безнең карашыбызча, бернинди дәлилсез прототөркиләрне аларның иң тәүге яшәгән урыннарыннан аерып, беренче яшәгән урыннарын Ерак Көнчыгыш – яки Үзәк Азия, яки Урта Азия белән бәйләп карыйлар”, — дигән фикер әйтә ул.
8. Уртак архитипларның тарихи-чагыштырма сүзлеген төзү тәҗрибәсе хәтта бик тирән борынгылыктагы Якын Көнчыгыш телләр союзының таркалганы очрагында да, телләрнең төп тамыр фондының әле нык сакланганын күрсәтә. Бу исә үле телләр ареалына гына түгел, ә семит-хәмит (афразия) макросемьясы халыклары телләре һәм диалектларының да киң ареалына карый (алар бүген Көньяк-көнбатыш Азия һәм Төньяк Африка территорияләрен билиләр). Афразия телләренең борынгы ватанын Төньяк Африка яки Гарәбстан ярымутравы белән бәйләп күрсәткән карашлар белән бергә, шулай ук семит-хәмитләрнең иң тәүге яшәү урынын Алгы Азия белән бәйләп караган концептуаль караш та яшәп килә. Мәсәлән, А. Ю. Милитарев, шумер-кушит, шумер-чад, шулай ук египет-аккад һәм Төньяк Кавказ телләрендәге үзе тапкан лексик охшашлыкларга таянып, “афразиецлар, шул исәптән киләчәктә хәмит теле диалектларында сөйләшәчәк кешеләр, Африка континентына килгәнче, Алгы Азиянең кайбер өлкәләрендә яшәгән”, дип күрсәтә. Безнең карашка, бу концепция кабул ителерлек. Әмма бу караш хәзерге фәндә кабул ителгән “кешелек дөньясы тәүге тапкыр Африка континентында барлыкка килә” дигән карашка каршы килми.
9. Прототөркиләр дип аталган телләр берләшмәсе чынлыкта сүзлек составы һәм структурасы ягыннан бер-берсенә якын булган, әмма төрле исемнәр белән аталган, нигездә, агглютинатив телләрдән тора иде. Бу алтай-төрки тибындагы телләр массивы, әлбәттә, Якын Көнчыгыштагы чагыштырмача бердәй географик мәйданда һәм төрле диалектларның һәм сөйләшләрнең озак вакытлар буе күрше-янәшә яшәүләре, үзара аралашу-ярышулары, бер-берсен узарга тырышулары нәтиҗәсендә барлыкка килде һәм нәтиҗәдә агглютинатив төзелешле телләр җиңеп чыкты. Нәкъ менә алар, үз араларындагы флективлык тенденцияләреннән өстенлек алып, җиңеп чыгып һәм башкаларны да үзләренә ияртеп, бер-берсен тулыландыра-тулыландыра, генетик тугандаш телләргә әверелделәр. Ул телләр Якын Көнчыгышта иң өлкән телләр булдылар, үзләрендәге тумыштан килгән һәм башкалардан алынган архаик лексиканы һәм структур үзенчәлекләрне сакладылар.
10. Прототөркиләр катнашлыгындагы Якын Көнчыгыштагы телләрнең ареаль союзы турындагы әлеге теория, үз чиратында, алтай телләре дип аталган монгол, тунгус-манчжур, япон, корея телләре турындагы мәсьәләгә дә ачыклык кертүне сорый. Биредә без шундый концептуаль фикердә торабыз: монголлар — гомумностратик берлекнең перифериясендә (Урта Төркестанда), ә тунгус-манчжурлар – тагын да көнчыгыштарак яшәгәннәр һәм алтай телләре берлеге, культура-контактлы ареаль союз буларак, тулысынча прототөркиләрнең Якын Көнчыгыштан миграциясеннән соң барлыкка килә. Шулай итеп, монголлар, тунгус-манчжурлар шушы ареалдагы төп лексемаларның бер өлешен нәкъ менә борынгы төрки диалектлардан алганнар”, — дип күрсәтә галим.
Күренә ки, М. Бакиров безнең бабаларыбыз — борынгы төркиләрнең иң борынгы ватаны Якын Көнчыгышта
булганлыгын, фәндә беренче булып һәм кире кага алмаслык дәлилләр белән бик оста исбатлый. Бу исә тюркология һәм Көнчыгышны өйрәнү фәне өлкәсендә зур ачыш булып тора. Бу өлкәдә шундый киң колачлы, өр-яңа фикерләр белән тулы фәнни хезмәтләр язуы Марсель Бакировның тирән фикерле галим икәнлеген тагын бер тапкыр раслый.
Марсель Бакировның хезмәтләре турындагы мәгълүмат инглиз телендәге “Кто есть кто?” дигән һәм Мәскәүдә 1994 елда нәшер ителгән “Российские фольклористы” дигән белешмәләргә кертелде. Аның хезмәтләренә Бөтенсоюз күләмендәге күренекле галимнәр — якут галиме Табуроков “Проблема сравнительного стиховедения” (Якутск, 1986), үзбәк галимнәре У. Туйчиев “Узбек поэзиясидә гаруз системасы” (Ташкент, 1986), Т. Хамраев “Древнетюркский книжный стих” (Алма-Ата, 2002) хезмәтләрендә, шулай ук Зәки Әхмәтов, М. Хамраев, Г. Хөсәенов (Уфа) кебек олпат галимнәр зур бәя бирделәр.
М. Бакиров бүгенге көндә дә яңа үрләр яулау өлкәсендәге эшләрен дәвам итә. Быел ул “Мең дә бер фикер” дигән яңа китабын чыгарды.
Ул даими рәвештә җанлы әдәби процесста да катнашып килә; шигырь белгече буларак, үзен гел ишеттереп тора. Үзе дә шигырьләр яза; безне “Хан кызы” дигән драма әсәре язып та сокландырды. Аның Р. Харис, Зөлфәт,
Х. Әюпов, Ф. Садриев иҗатлары,
Т. Галиуллин трилогиясе хакындагы мәкаләләре дә язучыларыбызның иҗатын киң планда һәм тирән итеп анализлавы, аларга дөрес бәя бирүе белән аерылып тора.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк:
М. Бакировның фәнни эшчәнлеген Казан федераль университетында алып барган укыту-педагогик эшчәнлегеннән аерып карап булмый. Ул дистә еллар буе шушы уку йортында “Әдәбият белеменә кереш”, “Әдәбият теориясе”, “Татар халык тел-авыз иҗаты” буенча лекцияләр укыды, студентларны фәнни ачышлар дөньясына алып керде. Аның җитәкчелегендә татар әдәбияты өлкәсендә берничә кандидатлык диссертациясе якланды. Хәзерге көндә дә ул укыту-фәнни эшчәнлеген дәвам иттерә, Казандагы Традицион мәдәниятне үстерү буенча республика үзәгенең әйдәп баручы укытучысы һәм фәнни хезмәткәре. Студентлар аның дәресләре турында сокланып сөйли: “Безнең Марсель абыебыз бар!” – дип горурланалар.
Үзенең күпьеллык тырыш һәм нәтиҗәле, фидакарь фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Марсель Бакиров “Дуслык” ордены белән бүләкләнде.
Марсель Бакиров бүген дә халкыбызның этник тарихы, әдәбияты, теле, мәдәнияте тарихы мәсьәләләрен җентекләп-нечкәләп тикшерүләрен дәвам иттерә. Без аңа исәнлек-саулык, киләчәктә дә бөтен төрки дөньяны сокландырырлык яңа ачышлар ясавын, яңадан-яңа фәнни уңышларга ирешүен телибез!
Әнвәр Шәрипов,
филология фәннәре докторы, профессор.