+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 гыйнвар 2024, 04:46

Күз тидердекме икән әллә сиңа, Илсөя...

Яңа программасы белән бу көннәрдә республикада гастрольдә булган җырчы Илсөя Бәдретдинова авырый.

Күз тидердекме икән әллә сиңа, Илсөя...Күз тидердекме икән әллә сиңа, Илсөя...
Күз тидердекме икән әллә сиңа, Илсөя...

"ЕДРИТКУДРИТ" программасын караганнар белә, Илсөя анда 120 процентка эшли. Әмма ул да бит адәм баласы. Ә чирләп китсә?!

Бу юлы нәкъ шулай булган да... Социаль челтәрдә җырчы язылучылары белән система куелган килеш аралаша. Инде аны ул туктаган кунакханәгә үк килеп куя башлаганнар.

«Бу көннәрдә шулайрак эшлибез. Ярдәм кулы сузган һәр табибка мең рәхмәт», – дип язган ул социаль челтәрдә.

Концерт директоры Гүзәл Карамиева һәр яңа урында яңа шәфкать туташы эзли. Бәхеткә, ярдәм кулы сузучылар табылып тора.

«Зарланма әле, Ядкаровна. Әнә, сине дәваларга килгәннәр монда. Аллаһ бирсә, савыгасың. Бүген беренче көне генә, 3 тапкыр алырга куштылар бу системаны.

Иртәгә Яркәйдә булабыз. Үз приборлары булган, система куя белә торган шәфкать туташы кирәк. Танышларыгыз булса, хәбәр салыгыз әле, зинһар өчен», – ди ул үзе яздырган видеода.

Илсөягә: "Бирешмә, кызый, торып бас!" - диясе генә кала.

Фото: Илсөя Бәдретдинованың шәхси архивыннан.

Күз тидердекме икән әллә сиңа, Илсөя...
Күз тидердекме икән әллә сиңа, Илсөя...
Автор:Резида Валитова
Читайте нас