+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 гыйнвар 2024, 06:10

Урал аръягы иҗтимагый башлангычлар берлеге Баймактагы хәл буенча үз фикерен белдерде

Баймак районындагы вәзгыять һәм Фаил Алчиновка* карата җинаять эше буенча Урал аръягы иҗтимагый башлангычлар берлеге рәсми белдерү белән чыкты.

Урал аръягы иҗтимагый башлангычлар берлеге Баймактагы хәл буенча үз фикерен белдердеУрал аръягы иҗтимагый башлангычлар берлеге Баймактагы хәл буенча үз фикерен белдерде
Урал аръягы иҗтимагый башлангычлар берлеге Баймактагы хәл буенча үз фикерен белдерде


“Без, Урал аръягы иҗтимагый башлангычлар берлеге вәкилләре, безнең туган Баймак районындагы иҗтимагый-сәяси хәлне тотрыксызландыруга кискен каршы чыгыш ясыйбыз. Без берничә тапкыр милләтчел көчләрнең туган районыбызны башкорт Урал аръягының тотрыксызлык үзәгенә әверелдерергә тырышуларын күрдек. Баймаклыларның иҗтимагый фикере белән манипуляцияләү һәм үз сәяси амбицияләрен тормышка ашыру өчен үзләрен ”активистлар” дип атаган кешеләр экология өчен көрәш сылтавы белән берничә ел дәвамында хәлне тотрыксызландырырга тырышты. Әмма күпчелек баймаклылар бу чараларга теләктәшлек белдермәде, ә күпчелекне башка районнардан килгән гастролерлар тәшкил итте. Шул ук вакытта халыкның реаль социаль-икътисади һәм экологик проблемалары белән дәүләт власте органнары шөгыльләнде.

Әйе, безнең районда хәл ителмәгән берничә проблема бар. Шул ук вакытта Радий Хәбиров һәм аның командасы аларны методик рәвештә хәл итүне дәвам итә, хәтта пандемия һәм Украинадагы махсус хәрби операция вакытындагы зур бюджет чыгымнары шартларында да. Шуңа күрә без Баймак районы халкын җәмгыятьтә протест кәефләрен таратуның манипуляция технологияләренә бирешмәскә чакырабыз.

Безнең оешма районда теләсә нинди провокацияләргә һәм вәзгыятьне тотрыксызландыруга кискен каршы чыга. Моннан тыш, без "Башкорт" ** экстремистик оешмасының азсанлы вәкилләре тарафыннан алга сөрелгән сепаратистик һәм милләтчелек идеяләргә каршы чыгыш ясыйбыз. Мәгълүм булганча, әлеге оешманың лидерлары ике кеше - Руслан Гаппасов*** һәм Фаил Алчинов*.

Руслан Гаппасов*** хәзерге вакытта илдән чыгып китте һәм Украина Кораллы Көчләренең психологик операцияләр үзәгенә эшли. Үз илен саткан кешеләрне коллаборационистлар дип атыйлар. Күп кенә илләрнең законнарында коллаборационизм хәрби җинаять булып тора. Моннан тыш, Руслан Гаппасов*** үзенең мәгълүмат ресурсларында үз иле өчен һәлак булган Башкортстан сугышчыларын ачыктан-ачык мәсхәрәли. Без Руслан Гаппасовны*** сатлыкҗан һәм хәрби җинаятьче буларак гаеплибез.

Фаил Алчинов* Руслан Гаппасовның*** көрәштәше булып тора, һәм без аларның сәяси-идеологик карашларында нинди дә булса аерма булуына шик белдерәбез. Шуңа бәйле рәвештә оешмабызның әхлакый һәм идеологик принциплары безгә Фаил Алчиновка* аның җинаять эше белән бәйле тарихта ярдәм итәргә мөмкинлек бирми. Без аның эшчәнлеген гаеплибез һәм ир-егет булырга, закон буенча үз гамәлләре өчен җавап бирергә чакырабыз. Суд гадел карар чыгарыр дип ышанабыз. Аның башкорт халкы артында яшеренеп, башкорт халкы исеменнән сөйләп, үзен башкорт халкының бөек батырлары белән чагыштыру омтылышларын вульгар һәм оятсыз дип саныйбыз.

Безнең оешма Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка Урал аръягы яшьләренә аерым игътибар һәм даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерә. Ышанабыз ки, мондый игътибар Урал аръягының социаль-икътисади һәм инфраструктур үсешенә китерәчәк”.

Фото: bashinform.ru

* - “Росфинмониторинг”ның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде.

** - 22.05.2020 Башкортстан Югары суды карары белән "Башкорт" оешмасы экстремистик оешма дип танылды һәм аның эшчәнлеге Русия территориясендә тыелган.

* * * - 21.10.2022 Минюст физик затлар-иноагентлар исемлегенә кертте, аларга карата “Росфинмониторинг”ның экстремистик яки терроризм эшчәнлегенә катнашы барлыгы турында белешмәләр булган оешмалар һәм физик затлар исемлегенә кертелде.

 

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас