Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары республика халкының 4738 мөрәҗәгатен теркәгән. Аларның күпчелеге юлларны кардан чистартуга кагыла – 1426 хәбәр. Бу, яңа елның беренче атнасындагы саннан 219га кимрәк.
Төзекләндерү буенча мөрәҗәгатьләр саны 152гә кимегән, узган атнада аларның саны 677 булган. Нигездә халык ихаталарны, тротуарларны һәм җәмәгать киңлекләрен кардан чистартуны сораган (322).
Торак-коммуналь хуҗалык буенча мөрәҗәгатьләр беренче эш атнасында, 291гә артып, 640ка җиткән. Алар арасында – түбәләрне кардан чистарту, җылыту һәм торбалар тишелү буенча да үтенечләр бар. Җәмәгать транспортына кагылышлы хәбәрләр саны арткан. Уфада кайбер маршрутларның эшенә һәм автобуслар хәрәкәте графигы бозылуына, транспортны озак көтәргә туры килүгә зарланулар булган. Сәламәтлек саклау темасына барлыгы 337 мөрәҗәгать алынган. Нигездә ашыгыч ярдәмне озак көтүгә һәм табибка язылуның катлаулылыгына зарланалар.
Инде хәл ителгән проблемаларга күчик. Нефтекаманың Яңавыл урамында “НефАЗ” тукталышы янында чокыр тигезләнгән. Автоһәвәскәрләрнең шикаятен ЦУРның мәгълүмат системалары декабрь ахырында теркәгән. Икенче көнне үк шәһәр коммуналь хезмәте белгечләре урынга чыгып, юл япмасындагы җитешсезлекне бетергән. Шәһәр халкының уяулыгы һәм коммуналь хезмәткәрләрнең оперативлыгы нәтиҗәсендә Нефтекаманың автомобиль йөртүчеләре юлның әлеге участогында хәзер уңайлы хәрәкәт итә.
Социаль челтәрләрдә бер хатын-кыз мөрәҗәгатеннән соң Сибайда Төньяк урамы, 16 адресы буенча яктырту фонарендагы төзексезлекне бетергәннәр. Шикаятьне 9 гыйнварда Башкортстанның ЦУР роботы тоткан. Хезмәт күрсәтүче оешма белгечләре яктырткыч кабеле белән урам яктырту чыбыгын тоташтыручы җайланманы алыштырган – фонарь эшли башлаган.
Башкаланың Революцион урамындагы 34нче йорт түбәсеннән асылынып торган зур боз сөңгесе турында хәбәрне социаль челтәрләрдә Уфада яшәүче хатын калдырган. Түбәне тикшерү өчен тиешле хезмәтләр җәлеп ителгән. Икенче көнне районның коммуналь хезмәтләре түбәдән бозны ватып төшергән.
Уфаның Киров районында өченче уку чиреге башына Сунь-Ят-Сен урамындагы баскычны кардан һәм боздан чистартканнар. Аның буенча балалар Северинов исемендәге 19нчы мәктәпкә һәм 11нче Аксаков гимназиясенә йөри. Бу инцидентны Киров районы хакимияте хезмәткәрләре эшкә алган, коммуналь хезмәтләр хәл иткән.
Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системасында иң озак эшләнгән инцидентларның берсе “әзер” этабына күчкән: Белоретта капиталь реконструкциядән соң 8нче мәктәп ачылган. Халыкның 50нче елларда төзелгән уку йортын ремонтлау үтенечләрен ЦУРның мәгълүмат системалары 2018 елдан ук терки башлаган.
Мәсьәләне хәл итүгә Башкортстан ЦУРы, Белорет районы хакимияте һәм республика Хөкүмәте кушыла. Һәм менә биш елдан соң уртак тырышлыкның нәтиҗәсе күз алдында.
Реконструкция 2021 елда башланган. Бу вакыт эчендә зур эш башкарылган. Икенче кат һәм янкорма тулысынча сүтелгән һәм яңадан төзелгән, түбә, тәрәзәләр, эчке коммуникацияләр яңартылган. Шулай ук, уку сыйныфларына ремонт ясаганнар һәм яңа заманча җиһазлар кайтарганнар. Биредә медпункт, остаханәләр, психолог кабинеты, китапханә һәм уку залы булган медиаүзәк, иркен актлар һәм спорт заллары, азык-төлек блогы барлыкка килгән. Бу реконструкциянең беренче этабы гына. Быел эш дәвам итәчәк. Мәктәп территориясендә физкультура-сәламәтләндерү зонасы – футбол кыры һәм уен мәйданчыгы төзеләчәк.
Хәзер биредә 800 укучы укый ала, бу – Белорет районының иң зур мәктәпләренең берсе. Реконструкция вакытында балалар күрше мәктәптә белем алган. ЦУРдан башкарган эшләре өчен барысына да рәхмәт белдерәләр.