+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 гыйнвар 2024, 10:52

Юлларда һәлак булучылар саны кимеде

Әмма бу юнәлештә эшлисе күп әле.2023 елда Башкортстанда автомобиль аварияләрендә 390 кеше һәлак булган. Бу хакта Республика белән идарә итү үзәгендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Любовь Минакова белдерде.

Юлларда һәлак булучылар саны кимедеЮлларда һәлак булучылар саны кимеде
Юлларда һәлак булучылар саны кимеде

“ЮХХДИнең беренчел нәтиҗәләре буенча, 2023 елда республикада 3534 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 4265 кеше зыян күргән, 390 кеше һәлак булган, бу, 2022 ел күрсәткеченә карата, 20 кешегә кимрәк”, – дип хәбәр итте ул.

Әйтергә кирәк, сакланган һәр кеше гомере артында ныкышмалы хезмәт тора. Соңгы өч елда республика юлларында йөзәрләгән видеокүзәтү камералары куелды, Уфада һәм Уфа агломерациясендә светофорларның эш режимын үзгәртергә һәм транспорт агымын юл хәленә карап көйләргә сәләтле автоматлаштырылган юл хәрәкәте белән идарә итү системасы (АСУДД) кертелде. Дөнья тәҗрибәсе күрсәтүенчә, АСУДД юлларның үткәрү сәләтен 15-30 процентка кадәр арттырырга, тыгыннарны, юл-транспорт һәлакәтләрен киметергә мөмкинлек бирә. Федераль һәм республика әһәмиятендәге юлларны төзекләндерү мәсьәләләре дә иң җитди игътибар үзәгендә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар санын киметүгә ирешелүен ассызыклады һәм бу юнәлештә эшне дәвам итү зарурлыгын билгеләде.
“Бу бурыч, бу йөкләмә үтәлде. Сез үзегез аңлыйсыз, 390 да бик күп. Без сезнең белән җыелырбыз, мин контроль санны билгеләрмен, шулай итеп, Башкортстанның Транспорт министрлыгы активрак эшләвен дәвам итәчәк. Тик бер ел эчендә 390 кеше... Ниндидер акылсыз гамәл, саксызлык аркасында тоташ бер авыл күккә оча дигән сүз”, – диде Радий Хәбиров.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас