+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 гыйнвар 2024, 12:05

Дүртөйледә “Аргамак” ат спорты комплексы яңартылачак

Бүген Дүртөйле районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Аргамак” ат-спорт комплексында булды.  

Дүртөйледә “Аргамак” ат спорты комплексы яңартылачакДүртөйледә “Аргамак” ат спорты комплексы яңартылачак
Дүртөйледә “Аргамак” ат спорты комплексы яңартылачак

Учреждение директоры Илшат Мәхмүтов 1983 елда Карл Маркс исемендәге колхоз базасында атлы спорт клубы төзелүе турында сөйләде. 1990 еллар башында комплекс катлаулы чор кичергән, ләкин 1996 елда ук аны тергезү башланган - районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм предприятиеләре беренче спорт атларын сатып алган һәм бирегә тапшырган.

Клуб эшләгән вакытта биредә конкур буенча ике спорт мастеры, спорт мастерлыгына 10 кандидат, төрле разрядлы 35 спортчы, ике ат спорты остасы һәм жокей остасы тәрбияләгән.

«Аргамак» комплексы вәкилләре Халыкара, Бөтенрусия һәм республика ярышларында уңышлы чыгыш ясый. Комплекска 60ка 40 метрлы ябык манеж, 60 урынлык ике абзар, административ бина һәм конкур кыры керә. Монда юртак токымлы 30 ат, 15 уку аты һәм биш эш аты бар.

«Аргамак» - берьюлы берничә юнәлеш буенча эшли торган күпфункцияле предприятие. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча биредә балалар өчен өстәмә белем бирү үзәге эшли. Спорт министрлыгы линиясе буенча клуб спорт ярышларын оештыру һәм спортчылар әзерләү белән шөгыльләнә. Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре монда иппотерапия буенча дәресләр үткәрергә ярдәм итә, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә.

«Аргамак» коллективы шулай ук токым эшчәнлеге, завод токымнарының атларын үрчетү һәм үстерү белән уңышлы шөгыльләнә.

Радий Хәбиров комплекс биналарын карады, Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясенең "Шәйморатов сыйныфы” укучылары белән аралашты, аларны 21 гыйнварда Уфага "Салават Юлаев" белән Хабаровскийның "Амур" хоккей матчына чакырды.

Клуб директоры билгеләп үткәнчә, 2011-13 елларда республика бюджеты исәбенә ремонт башланган, аны тәмамламаганнар. Ябык манежны яңартуны, комплекс янәшәсендә күнегүләр үткәрү юлы төзүне һәм территорияне төзекләндерүне тәмамларга кирәк. Радий Хәбиров 2024-25 еллар дәвамында ремонт эшләре тәмамлауга һәм кирәкле җиһазлар сатып алуга 20 миллион сум бүлеп бирергә кушты.

- Без елкычылык тармагының яңа дәрәҗәгә чыгуын планлы рәвештә эшлибез. Иң элек Уфадагы "Акбузат" ипподромында тәртип урнаштырабыз, анда яңа идарә командасы килде. Без башкорт токымыннан булган атларны өйрәнү институтын төзедек, ә 2023 елда "Башкорт аты" исемен файдалану хокукына Роспатент таныклыгын алдык. Болар барысы да безнең уникаль токым атларыбызның үсешенә ярдәм итәр дип ышанам, - диде Радий Хәбиров. - Чишмә районындагы Күчмә цивилизацияләр Евразия музеенда төзелә башлаган башкорт аты үзәген проектлыйбыз. Иң төп бурыч - атларыбызны берләштерү, бергә эшләргә мөмкинлек бирү. Ярдәм төрләрен һәм чараларын эзләячәкбез. Ә Дүртөйле районында быел ук биналарның бер өлешен ремонтлау өчен акча бүлеп бирәчәкбез.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас