+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 гыйнвар 2024, 15:40

Заманча спорт мәйданчыгы кирәк!

Иске Муса авылында халык шушы проект өчен тавыш бирде.

Заманча спорт мәйданчыгы кирәк!Заманча спорт мәйданчыгы кирәк!
Заманча спорт мәйданчыгы кирәк!
Башкортстанда байтак социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирүче “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча проектлар конкурсы дәвам итә. Кырмыскалы районы авыллары да анда актив катнаша. Соңгы елларда авыллардагы күркәм үзгәрешләрнең күбесе – шуның нәтиҗәсе. Урамнар яктыртыла, юллар төзекләндерелә, искерә төшкән биналар яңа төс ала, спорт һәм балалар мәйданчыклары барлыкка килә һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча “боз урыныннан кузгала”.

Алты авылны берләштерүче Иске Муса авыл биләмәсендә дә әлеге программада катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырышалар. Авыл халкының активлыгы һәм тырышлыгы белән анда елның-елында уңышлы катнашып киләләр һәм ел саен бер авылда программа чикләрендә зур проектлар тормышка ашырыла. Илтуганлылар тракторлы булды, Арслан һәм Яңа Муса авылларында урамнар яктыртылды, Аккүлдә зиратны коймалау мәсьәләсе хәл ителде, берничә ел элек Иске Муса авылының мәдәният йорты биләмәсе төзекләндерелде һәм урамнар тәртипкә китерелде. Агымдагы елда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашу өчен янә үзәк усадьба сайланды. Декабрь аенда урындагы мәктәптә һәм тагын берничә урында авыл активистлары Иске Муса авыл биләмәсе территориясендә “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашу буенча җыелышлар оештырды һәм тәү чираттагы мәсьәләне билгеләү өчен халыкның фикерен ачыклады. Ә инде Яңа ел алдыннан биредә йомгаклау җыелышы узды.
Мәдәният йортына җыелучылар авыл хакимияте җитәкчелеге һәм вәкилләре белән бергәләшеп тәү чираттагы проблеманы билгеләп, аның өчен тавыш бирде. Бу юлы “Спорт мәйданчыгын төзекләндерү” проекты белән катнашырга карар ителде.
Чараны ачып, авыл биләмәсе башлыгы Илмира Галиәхмәтова җыелучыларны программаның шартлары һәм анда катнашу тәртибе белән таныштырды. Авыл халкының күбесе бу хакта яхшы белә, шулай да узган елдан башлап програмада үзгәрешләр дә бар. Илмира Әнвәр кызы шуларга тукталып, яңалыклар белән таныштырды.
Программада җиңеп, Башкортстан Республикасы бюджетыннан акча алган очракта, анда авыл халкы кертәчәк өлешне дә билгеләделәр. Әлбәттә, авыл хакимияте һәм иганәчеләр дә ярдәм күрсәтәчәк. Шулай ук проектны тормышка ашырганнан соң, акча артып калган очракта, аны нинди максатка файдаланачаклары турында да фикер алыштылар. Аны шул ук спорт мәйданчыгын төзекләндерүгә – җылытылган киенү-чишенү урыны булдыруга юнәлтәчәкләр.
Җыелыш ахырында проектны тормышка ашырганда эшләр барышын күзәтү, халыктан акча җыю кебек бурычларны тормышка ашыруны үз өстенә алачак инициатив төркем сайланды. Ул Альмира Гозәерова, Заһит Әмиров, Лүзә Газизова, Гөлшат Шәңгәрәева, Ильяс Бакиров кебек авылның киләчәге өчен янып йөргән, эшне оста оештыра һәм хәл-шартларны объектив рәвештә бәяли белүче иң актив кешеләрдән тора.
Эшкә шулай җитди тотынгач, искемусалыларга быел да уңыш елмаер һәм әлеге программа ярдәмендә авылда заманча спорт мәйданчыгы барлыкка килер, дип ышанасы килә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Заманча спорт мәйданчыгы кирәк!
Заманча спорт мәйданчыгы кирәк!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас