21 гыйнвар иртәсендә Украина гаскәрләре шәһәрнең Киров районына һөҗүм ясады, нәтиҗәдә, тыныч халык һәлак булды. Бүген - ДХР территориясендә матәм көне.
- Бөтен Башкортстан халкы исеменнән Донецк Халык Республикасы кешеләренең һәм аның җитәкчесе Денис Владимирович Пушилинның тирән кайгыларын уртаклашабыз. Чираттагы утка тоту тыныч кешеләрнең гомерен өзде, күпләр яраланган, - дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә. - Бергәләп без бу кешелексез җинаятьләрне башкаручыларны, торак кварталларга атарга коточкыч боерыклар бирүчеләрне җиңәчәкбез дип ышанам. Явызлык җәзага тарттырылачак, ә Донбасс тыныч тормышка кайтачак.
Фото: Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән, vk.com/radiyhabirov