Шуңа бәйле рәвештә, Президент Владимир Путин илнең авыл җирлекләрендә һәм барып җитү авыр булган районнарында урнашкан почта бүлекчәләрен модернизацияләү турында йөкләмә бирде.
«Бердәм Русия» халык программасын гамәлгә ашыру кысаларында Караидел районының Байкыбаш һәм Иске Акбүләк авылларында заманча почта элемтсе пунктлары ачылды.
– Бу авылларның ерак булуын исәпкә алып, кешеләр өчен почта хатлар, посылкалар җибәрү һәм алу гына түгел, ә дәүләт хезмәтләре алу, документлар рәсмиләштерү, ТКХ өчен түләү, көндәлек ихтыяҗ товарлары сатып алу, заказ бирү һәм дарулар алу мөмкинлеге дә бирә. Почта бүлекчәләрен модернизацияләү программасы - халык өчен дә, бүлекчә хезмәткәрләре өчен дә кирәкле проект. Әлеге сайлау округы депутаты буларак, мин эшчеләрнең нинди авыр шартларда эшләвен күрдем. Хәзер исә клиентлар бүлмәсе иркен, якты, уңайлы. Хезмәткәрләр өчен эш урыннары, посылкалар саклау зонасы барлыкка килде, - диде «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.
Почта бүлекчәләрендә эчке биналар һәм фасадлар, җылыту системалары яңартылган. Янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системалары, кондиционер урнаштырылган. Барлык почта бүлекчәләрендә яңа җиһазлар һәм заманча техника бар.
Моннан тыш, яңартылган бүлекләрдә сәламәтлек почмаклары барлыкка килгән, анда теләгән һәркем сәламәтлекнең төп күрсәткечләрен тикшерә ала: кан басымы, температура һәм кандагы кислород күләмен.
Бүлекләрне модернизацияләү уңайлы мохитне үстерүне күздә тота, шуңа күрә бүлекләрнең керү төркемнәре култыксалы пандуслар һәм персоналны чакыру төймәсе белән җиһазландырылган, ишек уемнары киңәйтелгән.
Боларның барысына да «Бердәм Русия» партиясенең халык программасын гамәлгә ашыру кысаларында уртак тырышлыгы белән ирешелде.