Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең telegram-каналында 4 минутлык видеоролик урнаштырды. Анда республика җитәкчелегенең кемнәргә каршы торуы бәян ителә. Роликта Башкортстанда күптән түгел узган законсыз вакыйгаларны оештырган экстремистлар турында сүз алып барыла.
Баймактагы митингларны оештыруда Руслан Габбасовның* турыдан-туры катнашлыгы барлыгы исбатланган инде. Бу хакта протест чаралары вакытында тоткарланган студентлар сөйли. Габбасов* үзе Литвада яшәп, башкортларны коралга тотынырга шуннан торып өнди. Шундыйларның янә берсе – Канадада яшәүче Руслан Сөләйман. Ул океан артыннан Башкортстанны Русиядән аерып чыгару кирәклеге турында сөйли.
Әлеге митинглар артында Фәнзил Әхмәтшин торуы да күрсәтелә. Роликта митингларны оештыручыларның наркотик тарату һәм хәтта үтерү өчен җинаять җаваплылыгына тарттырылуы турында да хәбәр ителә. Видеоязманың ахырында Башкортстандагы хәл-вакыйгаларга чит илләрнең мәгълүмат чаралары зур кызыксыну күрсәткәнлекләре турында әйтелә. Бу исә экстремистларның Русия дошманнары белән тыгыз бәйләнештә торуын исбатлый.
*Руслан Габбасов Юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агенты дип танылган, "Росфинмониторинг" аны террористлар һәм экстремистлар исемлегенә керткән.
** - 22.05.2020 елда Башкортстан Югары суды карары белән "Башкорт" оешмасы экстремистик оешма дип танылды һәм аның эшчәнлеге Русия территориясендә тыелган.
*** Ходорковский Михаил Борисович Русия Юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары реестрына кертелгән;
Варламов Илья Александрович Русия Юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары реестрына кертелгән;
Фаил Алчинов: “Росфинмониторинг” тарафыннан экстремистлар эшчәнлегенә һәм терроризмга катнашлыгы булган кешеләр исемлегенә кертелгән;
«Дождь» телеканалы Русия Юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары реестрына кертелгән;
«Ирек» татар-башкорт хезмәте (Azatliq Radiosi) Русия Юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары реестрына кертелгән;
«Ислам дәүләте» (башка атамалар: «Ирак һәм Сүрия Ислам дәүләте», «Ирак һәм Левант Ислам дәүләте», «Ирак һәм Шама Ислам дәүләте») Русия Федерациясендә террорчылык дип танылган һәм тыелган.