+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 гыйнвар 2024, 13:30

Башкортстан халкы республика Башлыгын хуплап концерт оештырырга тели

Җомга көнне, 26 гыйнварда, Уфада Телеүзәк бинасы каршындагы мәйданда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировны яклап концерт булачак. Чараны уздыруның инициаторлары - танылган җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре. Концертның төп идеясе - республика бердәмлеге өчен чыгыш ясаучы Башкортстан Башлыгын республиканың бердәм күпмилләтле халкының хуплавы.

Башкортстан халкы республика Башлыгын хуплап концерт оештырырга телиБашкортстан халкы республика Башлыгын хуплап концерт оештырырга тели
Башкортстан халкы республика Башлыгын хуплап концерт оештырырга тели

- Без бердәмлекне күрсәтергә тиеш. Бүген Башкортстанның күпмилләтле халкы республика Башлыгының экстремистик күренешләргә һәм башка мәсьәләләргә каршы үткәргән сәясәтен хуплавын белдерергә тели. Бу әлеге фикерләрне һәм мөрәҗәгатьләрне әйтү мәйданчыгы булачак, - дип билгеләде Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Салават Хөсәенов.

- Башкортстан халкы һәрвакыт дус һәм тату булды. Бу - безнең күпмилләтле республиканың төп кыйммәтләре. Республика Башлыгына ярдәм йөзеннән булачак концерт - Башкортстанда яшәүчеләрнең тынычлык һәм бердәмлеккә омтылышын тагын бер исбатлау. Без аңлыйбыз, җәмгыятебезне үстерүгә ихлас күңелдән һәм хөрмәткә таянып аралашу гына ярдәм итә, уртак тарихка һәм мәдәнияткә нигезләнгән традицион кыйммәтләрне яклауда ярдәм итә, - дип билгеләп үтте Башкортстанның “Русия халыклары ассамблеясе” гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина.

Концерт 13.00 сәгатьтә башлана. Концерт программасында кем катнашачагы турында соңрак билгеле булачак, дип аңлатты оештыручылар.

Исегезгә төшерәбез,, кичә республикада республика Башлыгын хуплап флешмоб башлап җибәрелде.

#МинРадийХабировМенән
#БерҙәмБашҡортостан
#ЯZаРадияХабирова
#ZаЕдиныйБашкортостан

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас