+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 гыйнвар 2024, 04:35

Радий Хәбиров экозавод эшчәнлегенә старт бирде

Атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында Русиядә медицина калдыкларын үзәкләштерелгән зарарсызландыру буенча беренче экозавод эшенә старт бирде. Аны Иглин районында төзегәннәр.  

Радий Хәбиров экозавод эшчәнлегенә старт бирдеРадий Хәбиров экозавод эшчәнлегенә старт бирде
Радий Хәбиров экозавод эшчәнлегенә старт бирде

Исегезгә төшерәбез, үткән елның мартында «Инвестиция сәгате"нең берсендә «Стериум Сервис» компаниясе проектын хупладылар. Предприятие республикада Б классындагы медицина калдыкларын зарарсызландыру өчен модульле комплекс төзү башлангычы белән чыккан иде.

Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов аңлатканча, ел саен республиканың 5 мең медицина учреждениесендә 30 мең тоннадан артык медицина калдыклары хасыйл була. Бу күләмгә 7 мең тоннадан артык Б класслы калдыклар да керә, алар төрле инфекцияләр белән зарарлану куркынычы тудыра. Болар - бер тапкыр кулланыла торган шприцлар, тамчылы системалар, кулланылган перчаткалар һәм бәйләү материаллары, операция блокларындагы органик калдыклар һәм башкалар.

- Элек аларны медицина хезмәткәрләре учреждениеләрдә эшкәрткән. Калдыкларны махсус подряд оешмалары чыгарган, әмма аларның кайберләренең намуссызлыгы урман массивларында һәм гаражларда законсыз чүплекләр барлыкка килүгә китергән, – дип билгеләп үтте Нияз Фазылов. - Мәсьәләне хәл итү өчен сәламәтлек саклау объектларыннан яңа завод территориясенә «Б» класслы калдыкларны законлы тапшыру механизмы эшләнде.

Комплекс инде апробация узган һәм калдыкларның пилот партиясен эшкәрткән. Үзәкләштерелгән зарарсызландыру системасын кертү нәтиҗәсендә урта һәм кече медицина персоналының профильле булмаган хезмәт чыгымнары кимегән, аларның иминлеге арткан.

– Шәфкать туташлары «Б» класслы калдыклар белән эш иткәндә башкарган манипуляцияләр саны җиде тапкырга кимеде, - дип ассызыклады Башкортстан сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Роберт Иштуков. - Моннан тыш, медицина хезмәткәрләре хәзер куркыныч калдыклар белән турыдан-туры эш итми.

Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова видеоэлемтә аша билгеләп үткәнчә, предприятиене тулы куәтенә эшләтеп җибәрү 28 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. «Стериум Сервис» җәмгыяте Директорлар советы рәисе Александр Подсекин республиканың идарә итү командасына хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Ул, шулай ук, тагын бер районда «Б» класслы медицина калдыкларын зарарсызландыру өчен модульле комплекс ачу планнары турында хәбәр итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инвестор башлангычын хуплады һәм Александр Подсекинны «Инвестсәгать»тә киләсе проектны тәкъдим итәргә чакырды.

- Командабызга ышануыгыз өчен рәхмәт. Икенче чиратны төзергә теләвегезне ишетү бик шатлыклы. Сезне тагын «Инвестсәгать»тә көтәбез, анда бюрократик процедураларны киметергә тырышачакбыз, – дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Әлбәттә, бу юнәлешне үстерергә кирәк. Шуңа күрә вакытны сузмагыз. Проектны башлап җибәрегез, ә без сезгә ярдәм итәчәкбез.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас