+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 гыйнвар 2024, 14:16

Озын гомерле парлар бай булачак

20 ел бергә яшәсәгез - 20 мең сум, ә илле ел яшәсәгез?

Озын гомерле парлар бай булачакОзын гомерле парлар бай булачак
Озын гомерле парлар бай булачак

«Российская газета» хәбәр итүенчә, озак гомер иткән парларга бер тапкыр бирелә торган премия түләү турында Дәүләт думасында закон проекты тәкъдим ителгән.

Аны Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов яклый.

Закон проекты авторы, традицион гаиләне саклау кирәк, шуңа да озак бергә яшәүче парларга премия бирергә кирәк, дигән фикердә. Шул ук вакытта 19 төбәктә, кайбер шәһәрләрдә бергә озак гомер иткән парларга акча бирелә икән. Әмма премия, башлыча, 50 ел һәм аннан да озаграк бергә яшәүчеләргә каралган. Мәсәлән, Санкт-Петербургта бу премия 50 мең сум тәшкил итә. Нилов, премияне 20 ел һәм күбрәк бергә яшәүчеләргә дә бирергә кирәк, дигән фикердә.

Шундый суммалар тәкъдим ителә:
20 000 сум - 20 ел яшәгән парларга
25 000 сум - 25 ел яшәгән парларга
30 000 сум - 30 ел яшәгән парларга
35 000 сум - 35 ел яшәгән парларга
40 000 сум - 40 ел яшәгән парларга
45 000 сум - 45 ел яшәгән парларга
50 000 сум – 50 ел яшәгән парларга
55 000 сум - 55 ел яшәгән парларга
60 000 сум - 60 ел яшәгән парларга
65 000 сум - 65 ел яшәгән парларга
70 000 сум - 70 ел яшәгән парларга.

Закон проекты нигезендә бу премияләрне, инфляция күләменә карап, ел саен индексацияләү, ә салкын төбәкләрдә яшәүчеләргә шундагы коэффициентларны да кушу планлаштырылган.

Закон проектын 1 июльдән кабул итү каралган.
Мәхәббәтегезне саклагыз - бай булырсыз, дуслар!

Фото: kartinkof.club

Автор:Резида Валитова
Читайте нас