+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар , 12:28

Туңып үләсе булган...

Ә Никита аны 5 километр күтәреп барган.

Туңып үләсе булган...
Туңып үләсе булган...

Бу хәл 8 гыйнварда була. 22 яшьлек Никита Солодов Стәрлетамак янындагы дачага китә, ә бакча йортына якынлашканда ярдәмгә чакыручы кеше тавышынын ишетә һәм көрттә өлкән яшьтәге ир ятканын күрә.

"Мин бабай янына килдем, һәм ул аяклары белән проблемалар аркасында атлый алмавын әйтте. Мин аны күтәрдем һәм юлга алып киттем, ә моңа кадәр әти-әниемә шалтыратып, коткаручылар хезмәтен чакыруларын сорадым», - дип сөйли Никита.

Егет туңган пенсионерны якынча биш километр күтәреп бара. Зыян күрүчене табибларга тапшыралар.

Урамда таеп киткән кешегә дә кул бирмәүчеләр бар. Биш километр күтәреп баручылар да. Аларга инде бөтен ышаныч!

Фото: "Моя Уфа"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: