+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 гыйнвар 2024, 11:45

Без Башкортстанны яратабыз!

Бүген Уфада күпмилләтле, бердәм Башкортстан өчен патриотик концерт узды.

Без Башкортстанны яратабыз!Без Башкортстанны яратабыз!
Без Башкортстанны яратабыз!


Оештыручылар мәгълүматлары буенча, Салават Юлаев мәйданында республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 50 меңнән артык кеше җыелган. Алар өчен сәхнә легендалары һәм башкорт эстрадасы йолдызлары чыгыш ясый. Алар арасында Фидан Гафаров, Рөстәм Гыйззәтуллин, Дияна Ишниязова, Илнур Хәйруллин, Тимур Рамазанов, «Зәйнетдин» этно-проекты, Заһит Кунафин (MC Bash), «Дарман» проекты, «Павильон», «Кәравансарай» төркемнәре һәм башкалар бар.

Тамашачыларны сәламләп, артистлар ни өчен республикада гамәлдәге сәясәтне хуплаулары турында уртаклашты.

"Мин бу шәһәрдә тудым һәм үстем. Монда минем әнием, бөтен гаиләм, дусларым яши. Дүртенче дистә бу шәһәрдә һәм бөтен республикада нәрсә булганын күзәтәм. Бер нәрсә әйтә алам: хәзер элеккегә караганда яхшырак. Һәм тагын да яхшырак булачак! Мондый авыр мизгелдә ил өчен кулга-кул тотынып, иң авыр, әмма шул ук вакытта иң гади беренче адым ясарга вакыт. Көчле республика – Бердәм Россия», - дип ышаныч белдерде музыкант Линар Хәлилов.

"Бу бик зур бәхет шундый искиткеч республикада яшәү, ул зур, көчле. Тынычлыкта һәм татулыкта 130дан артык милләт яши, мәдәни традицияләр һәм гореф-гадәтләр аша бер-берсен тулыландыра. Беләсезме, миңа бу - Аллаһы Тәгаләдән бүләк. Башкортстан Республикасы бар, анда барысы да шулкадәр тирән һәм ихлас», - дип билгеләп үтте Башкортстанның атказанган артисты Рамил Бәдамшин.

"Кадерле дуслар, монда җыелганыгыз һәм Радий Фаритовичка ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Без дә аңа булышабыз! Һәм, әлбәттә, без махсус хәрби операция зонасында булган, безнең чикләрне саклаган һәм фашист явызлыгы белән көрәшкән сугышчыларыбызга ярдәм итәбез», - диде «Павильон» төркеме лидеры Илья Столетов.

Фото: Динар Кәлимуллин

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас