+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 гыйнвар 2024, 11:15

“Без бердәм булырга тиеш!”

Салават Юлаев мәйданында Башкортстан бердәмлеге хөрмәтенә концерт булды. Республиканың бердәмлеге өчен чыгыш ясаучы төбәк җитәкчесенә, Башкортстанның бердәм күпмилләтле халкы теләктәшлеген белдерергә уфалылар, шулай ук шәһәр һәм районнар вәкилләре килде. Сәхнәдән кунакларны концертны уздыру инициаторлары һәм оештыручылар сәламләде.

“Без бердәм булырга тиеш!”“Без бердәм булырга тиеш!”
“Без бердәм булырга тиеш!”

Алдан исәпләүләр буенча, концертка меңләгән кеше килгән. Мәйданда республиканың барлык районнары һәм шәһәрләренең флаглары җилферди. Халык төркеме "Русия! Башкортстан!" дип кычкыра һәм артистларны кайнар сәламли. Җыелучыларда бәйрәм кәефе, кешеләр рәхәтләнеп җырлыйлар һәм республика йолдызлары белән бергә бииләр.

Сәхнәдән кунакларны концертны оештыручылар һәм уздыру инициаторлары сәламләде.

- Без, махсус хәрби операциядә катнашучылар, көн саен алгы сызыкта тыныч күк йөзе, Донбасс балалары иминлеге өчен саулыгыбыз һәм тормышыбызны куркыныч астына куябыз. Без, махсус хәрби операциядә катнашучылар, республика Башлыгы Радий Хәбировны яклыйбыз. Без бергә көчлерәк, бергә җиңәрбез. Башкортстанга дан! - диде махсус хәрби операция ветераны Артур Галиев.

- Бүген, батыр егетләр сугышканда, безнең күпмилләтле республика үзенең бердәмлеген исбатлый, алгы сызыктагы яугирләргә ярдәм итәргә ашыга. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм өчен җаваплылыкны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз өстенә алды. Бүген без, республикабыз халкы ярдәме белән, аларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә, барлык ихтыяҗларны канәгатьләндерергә тырышабыз. Мондый авыр заманда без бердәм булырга тиеш. Бары тик бергә генә без шундый кирәкле һәм озак көтелгән Җиңүне яулап ала алабыз! Алга, Башкортстан! - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Салават Хөсәенов.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас