Башкортстан халкы һәрвакыт дус һәм тату булды. Бу – безнең күпмилләтле республиканың төп кыйммәтләре. Республика Башлыгына ярдәм йөзеннән узучы концерт Башкортстанда яшәүчеләрнең тынычлык һәм бердәмлеккә омтылышын исбатлый.
Оештыручылар аңлатуынча, бүген Башкортстанның күпмилләтле халкы бирегә республика Башлыгының экстремистик күренешләргә һәм башка мәсьәләләргә каршы үткәргән сәясәтен хуплавын белдерү өчен җыелды. Бу республика халкының бердәмлеген күрсәтә. Әлеге митинг-концерт үз фикереңне һәм мөрәҗәгатьләрне әйтү мәйданчыгы булачак.
Концертның режиссеры Гөлнара Юрина “Башинформ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, программада Башкортстан эстрадасы йолдызлары – автор-башкаручы Рамил Бәдамшин, легендар актер Фидан Гафаров, Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль артистлары Рөстәм Гыйззәтуллин, Дияна Ишниязова, Илнур Хәйруллин, Тимур Рамазанов, “Зәйнетдин” этно-проекты, Заһит Кунафин (MC Bash), “Дәрман” проекты, “Павильон”, “Кәрвансарай” төркемнәре һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Исегезгә төшерәбез: шушы көннәрдә Башкортстанда республика Башлыгын хуплап флешмоб башлап җибәрелде.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин.