+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Января 2024, 17:20

Малайлар әниләрен көтә

Әтиләре белән бергә инде, әлбәттә. Бәлки, алар безнең арададыр?

Малайлар әниләрен көтәМалайлар әниләрен көтә
Малайлар әниләрен көтә

Дүрт бертуган ятим калган. Республика Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы блогында, балаларның туганнарын табу мөмкин булмады, дип билгеләп үттеләр.

Дениска 10 яшь. Ул игелекле һәм аралашучан. Туганнарын ярата һәм алар турында кайгырта. Раилгә сигез яшь. Ул иҗади кеше - рәсем төшерергә, пластилиннан сыннар ясарга, уйнарга ярата. Малайның ерак юлларга йөрүче водитель булу хыялы бар. Айгизгә алтынчы яшь. Ул җырларга, биергә, шигырьләр укырга ярата. Ул - тыныч һәм дустанә холыклы малай. Иң кечеләре Санирга өч яшь тулачак. Ул - актив һәм кызыксынучан бала, ди тәрбиячеләре.

Алар мәхәббәт, ярдәм һәм кайгыртуга бик мохтаҗ. Тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефон номеры буенча белергә мөмкин.

Фото: "Моя Уфа"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас