+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Января 2024, 14:15

Патриотик концертта 50 мең кеше катнашкан

Бүген, 26 гыйнварда, Уфаның Телеүзәк каршындагы мәйданында “Көчле республика – Бердәм Башкортстан” дигән патриотик концерт узды. Республиканың бердәмлеге өчен чыгыш ясаучы төбәк Башлыгы Радий Хәбировка Башкортстанның күпмилләтле халкы, меңләгән битараф булмаган кеше теләктәшлек белдерде.

Патриотик концертта 50 мең кеше катнашканПатриотик концертта 50 мең кеше катнашкан
Патриотик концертта 50 мең кеше катнашкан

Концерт программасы башына, оештыручыларның якынча исәпләүләре буенча, мәйданда 50 меңнән артык кеше җыелган иде. Тамашачылар анда яраткан артистларын җылы сәламләде. Күпләр рәхәтләнеп җырлады һәм биеде. Өстәвенә, концерт башлануга күктә кояш балкыды.

Башкортстан халкының берләшүгә теләктәшлегенең ихлас омтылышын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та хуплады. Ул төбәк халкына эшчәнлегенең курсын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде һәм аның сәясәтенә риза булмаганнарны конструктив диалогка чакырды. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ул һәркемгә дуслык кулын сузарга әзер.

Башкортстан батальоннарының рухи остазлары Хәмзә хәзрәт һәм батюшка Виктор да Русиянең барлык халыкларының бердәмлеге өчен чыгыш ясады. Руханилар искә төшергәнчә, Башкортстан һәрвакыт үзенең күпмилләтле булуы һәм халыклар дуслыгы белән дан тоткан.

Концерт тәмамлангач, кешеләр, яраткан җырларын җырлап, канәгать булып таралышты. Һәм эш масштаблы мәдәни программада гына түгел, кешеләрнең чын күңелдән бергә булу һәм республикадагы тормышның тотрыклылыгы яклы булу теләгендә.

Фото: Динар Кәлимуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас