+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 гыйнвар 2024, 04:52

“Права”ң юк икән, руль артына утырма!

Бу закон алдында җаваплылык белән генә түгел, беренче чиратта, үзеңнең һәм башкалар гомеренә зур куркыныч белән яный.Алар үзләрен генә түгел, башка юл йөрүчеләрне дә куркыныч астына куя. Нәкъ шул сәбәпле Уфада 16 яшьлек кыз автомобиль һәлакәтендә һәлак булган. Машинага аның 16 яшьлек дусты идарә иткән. Аны да авыр хәлдә дәваханәгә салганнар.

“Права”ң юк икән, руль артына утырма!“Права”ң юк икән, руль артына утырма!
“Права”ң юк икән, руль артына утырма!

Уфа буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте 19 гыйнварда төн уртасында Дим шоссесында “Яркий” микрорайонында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 16 яшьлек уфалы “ВАЗ-2107” автомобиле руле артына утырган һәм юлдан карны җыештыручы “Амкодор” төягече белән бәрелешкән.
Авария нәтиҗәсендә “ВАЗ”ның 16 яшьлек пассажиры һәлакәт урынында үлгән. Балигъ булмаган водитель авыр җәрәхәтләр алган, аны дәваханәгә алып киткәннәр. 48 яшьлек юл хезмәткәре зыян күрмәгән.

Яшүсмернең автомобильгә идарә итү хокукы бирүче таныклыгы булмаган, “ВАЗ-2107” билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән.
Стәрлетамак районында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре документлар тикшерү максатында Таучылар урамында “Москвич-412” машинасын туктата. Руль артында Гафури районында яшәүче 42 яшьлек ир була.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары праваның номеры буенча ЮХХДИ базасында Ставрополь краенда яшәүче башка кеше исеменә теркәлүенә игътибар итә. Чынында да шулай була, чөнки бу Гафури районы кешесе беркайчан да “права”га укымавын, ә водитель таныклыгын интернет аша 32 мең сумга сатып алуын сөйләп бирә.

“Иргә карата административ протокол төзелгән. Ялган документ алу очрагы буенча ирне полиция бүлегенә алып китәләр. Русия Җинаять кодексының 327 маддәсе буенча ялган документлар ясау, әзерләү яки әйләнеше турында җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә”, – диделәр Башкортстан буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас