+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 гыйнвар 2024, 04:41

Аны да үлгән дип уйлаганнар...

Ә ул өч көн шушы халәттә җан саклаган.

2013 елның 26 маенда Нигерия ярларыннан 30 километр ераклыкта таң атканда кораб бата. Бу вакытта корабтагы пешекче Харрисон Окене душ бүлмәсендә кала.

Көчле давыл аркасында водолазлар төпкә киткән кораб янына 3 көн буе төшә алмый. Ашыгырга да урын юк: исән калучылар бардыр дип берәү дә өметләнми. Ләкин Харрисон Окене исән кала. Яртылаш су баскан караңгы коридорлар буйлап йөгергәндә, ул “һава кесәсе” барлыкка килгән һәм су кермәгән бүлмәләрнең берсендә сыену урыны таба.

Кул астындагы материаллардан ир су өстендә калырлык кечкенә сал ясый. Эчәр су һәм һава җитмәүдән яки салкында туңып үлү ихтималын ул яхшы аңлый. Кокның үзендә бары тик газлы су банкасы гына була, һәм шушы вакыт дәвамында ул билгә кадәр салкын суда тора. Өстәвенә, һәлак булган экипаж әгъзаларының исен сизеп, корабка берничә тапкыр ерткыч балыклар йөзеп килә. Үлгәннәрнең гәүдәләрен алырга килгән коткаручыларның берсенең кулыннан Харрисон Окене тотып алгач, бөтенесе шакката.

Гомерең бетсә - мич башыннан да... Ә бетмәсә?!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас