+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 гыйнвар 2024, 04:54

Алдарлар Павел Качкаевка да барып җиткәнме?

Дәүләт думасы депутатының ярты миллион сум акчасы кайда?

Алдарлар Павел Качкаевка да барып җиткәнме?Алдарлар Павел Качкаевка да барып җиткәнме?
Алдарлар Павел Качкаевка да барып җиткәнме?

Уфаның элекке мэры, Дәүләт думасына Башкортстаннан депутат Павел Качкаев телефон аферистларының хәйләләренә эләгүе турында хәбәр җиткерде.

Берничә матбугат чарасы аңа telegramда Дәүләт думасы Рәисе урынбасары Петр Толстой исеменнән «ФСБ хезмәткәре аның белән элемтәгә керәчәк» дигән кисәтү белән язылганлыгы турында хәбәр итә. Аннары зыян күрүче белән банк хезмәткәрләре һәм мошенниклар элемтәгә керә, алар классик схема буенча депутатның счетларыннан акча алырга тырышулары турында хәбәр итә. Качкаев, үз счетыннан 500 мең сум акчасын алып, аны аферистлар әйткән счетка күчергән, имеш.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы белән телефон аша сөйләшкәндә депутат бу мәгълүматны кире какты.

"Бу дөрес түгел. Минем бөтен акчам урынында", - дип әйткән ул мәгълүмат агентлыгына.

Сезнең дә акчагыз үз букчагызда булсын, алдарлардан алданмагыз, җәмәгать!

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас