+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 гыйнвар 2024, 04:29

Кызлар кеше урлаган

Бу вакыйга алар өчен начар тәмамланган.

Кызлар кеше урлаганКызлар кеше урлаган
Кызлар кеше урлаган

Бәләбәй шәһәр суды ике хатын-кызга карата карар чыгарган, алар кеше урлауда гаепләнә.

2021 елның гыйнварында бу хатын атасының сөяркәсе бар дип шикләнә башлый. Туган тиешле тагын бер хатын белән хәмер эчеп утырган чакта алар, атаны сөяркәдән аеру өчен, план кора.

Ике туган сөяркә хатынны өеннән алдап алып чыга. Имеш, җитди сөйләшәсе бар. Аннары машинага утыртып, шәһәр зираты янына алып китәләр. Биредә сөяркәне берничә сәгать тоталар, кыйныйлар, үтерү белән яныйлар. Шуннан соң сөяркәне урлаучы хатынның атасы яши торган өй янына алып киләләр. Сөяркә телефоннан шалтыратмакчы була, урлаучы хатыннар аның телефонын тартып ала. Урынга килеп чыккан полиция хезмәткәрләре бу хәлне туктата.

«Алар кеше урлауда, сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерү, үтерү белән янау, талауда гаепле дип табылды. Хөкем ителүче хатыннар гаебен өлешчә таный. Алар 6 ел да 6 айга һәм 5 ел да 6 айга иректән мәхрүм ителә һәм зыян күрүче хатынга 100 мең сум компенсация түләргә тиеш була», – дигәннәр прокуратурада.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас