Күмертау тимер юлында үлем очрагы булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, республика колледжларының берсендә укучы 17 яшьлек үсмер башына капюшон киеп һәм наушникларда тимер юлы буйлап барган. Күмертау-Ермолаево кичүендә ул поезд астына эләккән. Бу хакта үз чыганагына сылтама белән “Башинформ” агентлыгы яза.
Кызганычка каршы, студент алган җәрәхәтләрдән һәлак була.
Хәзер хокук саклау органнары вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый.
Балалар һәм үсмерләр урамда, тимер юллары буенда наушниклар киеп йөрү бик хәвефле булуын аңласын иде. Транспортның якынлашып килүен ишетмәү аркасында күпме яшь гомерләр өзелә. Әти-әниләр дә бу хакта искәртеп торсын иде...
Фото социаль челтәрләрдән.