Соңгы елларда Җәвит Шакиров шигырьләр яза башлады. Берничә китабы да чыкты. "Халык укый, китапларны ала", - ди автор бу хакта. Ватсапка килеп төшкән видео да аның әдәби талантын сөючеләр белән очрашуыннан, күрәсең. Анда ул болай дип сөйли:
«Дуслар, сез әле концерт башланыр алдыннан гына кыска метражлы фильм карап үттегез. Ул минем язмышыма багышланган. Әлеге фильм минем китабыма да кертелгән поэмага нигезләнеп эшләнгән…
Минем язмышыма килгәндә, беркем дә аны кабатламасын иде, дип кенә әйтәсем килә. Без - 3 малай (икенчесе – мин), миңа 5 яшь вакытта безне якты дөньяга китергән әнидән торып калдык. Безне карарга бик күп апалар килде. Аларның берсен дә без, балалар, «апа» дип каршы алмадык. Һәрберсенә «әнкәй» дидек. Алар кайтып китмәсә ярар иде, безне караса ярар иде, дип, өметләр баглап каршы ала идек. Бер ай торалар иде дә түзә алмыйча кайтып китәләр иде. Бер ай, өч ай торганнары да булды. Алты ай торып, кайтып китеп, безне кызганып, яңадан килгәннәре дә булды. Күрдек, әмма сынмадык, сыгылмадык. Ә менә алтынчысы, безнең бусаганы «апа» булып атлап кереп, «әнкәй» булып гомер иткән, безне тәрбияләп үстергән, әти белән яши башлагач тагын ике бала табып, биш баланы тәрбияләп үстергән әнкәй бүген Чакмагыш районында, төп нигездә яшәп ята. 87 яшь, Аллаһка шөкер. Үз акылында, ишетә, күрә, үз куллары белән тотып эшли.
Әмма күңелне тырнаган бер сорау бар: әгәр дә минем үз әнием исән булса, безнең бүгенге уңышларыбызны, гаиләләребезне, балаларыбызны, мактаулы, дәрәҗәле исемнәребезне күреп, нишләр иде икән? Әлбәттә, сөенер иде. Азга гына теге дөньядан әнкәйне алып кайту мөмкинлеге булса, без нишләр идек икән? Әлеге шигырем шул турыда.
Нишләр идек икән без, әгәр,
Беркөн килеп әгәр әйтсәләр,
Азга гына теге дөньядан
Әниеңне, кайткан, дисәләр?
Әгәр, әнкәй кайткан, дисәләр,
Ыргыр идем башта күкләргә.
Кычкырыр идем күкне ярып,
Ишетелсен өчен күпләргә.
Әгәр, әнкәй кайткан, дисәләр,
Чабар идем абына-абына,
Бер Аллаһка ялына-ялына,
Кайтып җитәр өчен янына.
Әгәр, әнкәй кайткан, дисәләр,
Рәхмәт укыр идем барысына.
Гафу сорар идем барысы өчен,
Тезләнепләр әни каршына.
Әгәр, әнкәй кайткан, дисәләр,
Башны куеп аның алдына,
Кулын битләремә тидереп,
Иркәләнер идем аз гына.
Әгәр, әнкәй кайткан, дисәләр,
Мин йоклатмас идем әнкәйне.
Йотлыгыплар тыңлар идем аны,
Әни сөйләгәнне, әйткәнне.
Әгәр, әнкәй кайткан, дисәләр,
Чәйләр эчәр идек утырып.
Үзем ясап бирер идем чәйне,
Мөлдерәмә итеп тутырып.
Әгәр, әнкәй кайткан, дисәләр,
Белмәс идек бары нишләргә.
Әллә ниләр эшләр идек тә бит,
Терсәк ерак хәзер тешләргә.
Риза инде хәзер әнкәйләр
Матур булып төшкә керсә дә.
Әгәр, әнкәй кайткан, дисәләр...
Беләм, бу сүзләрне кемнеңдер
Сынар өчен генә әйткәнен,
Беләм бит мин газиз әнкәемнең
Барып җитә алмаслык,
Кайталмаслык җиргә киткәнен…
Фото: "ТНВ"