Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары социаль челтәрләрдә республика халкының 5906 мөрәҗәгатен теркәгән, бу, аннан алдагы атнадагы саннан 351гә күбрәк.
2120 мөрәҗәгать – юллар буенча. Аларның күпчелеге – 1500 комментарий – юлларны кардан чистартуга кагыла. Алар, нигездә, Уфа (718), шулай ук Нефтекама (201), Октябрьский (88) шәһәрләрендә, Бөре (85) һәм Бәләбәй (84) районнарында яшәүчеләрдән килгән.
Төзекләндерү темасына мөрәҗәгатьләр саны, 124кә артып, 878гә җиткән. Халык, шулай ук, ихаталарны, тротуарларны һәм җәмәгать киңлекләрен кардан чистартуны сораган. Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары төзек булмаган яктырту системалары буенча – 109, юлларны ремонтлауга кагылышлы 79 мөрәҗәгать теркәгән.
Кайбер башка темалар буенча да шикаятьләр саны арткан. Әйтик, сәламәтлек саклау темасына 421 мөрәҗәгать килгән. Араларында табибка язылу, стационарларда һәм даруханәләрдә ташламалы дарулар булмау турында зарлар еш очрый.
Менә хәл ителгән берничә проблема. Нефтекамада халык социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң шәһәр паркында балалар боз таучыгы ремонтланган. Шәһәр коммуналь хезмәте мәгълүматлары буенча, анда тигезсезлекләр бетерелгән, һәм хәзер таудан хәвезсез һәм тиз шуып төшергә мөмкин.
Мәләвездәге Кочетков урамында канализация коесы ябылган. Аның ачык булуы турында социаль челтәрләрдә 25 гыйнварда шунда яшәүчеләрнең берсе хәбәр иткән. Район хакимияте әлеге мәсьәләне оператив эшкә алган һәм шул ук көнне “Водоканал” белгечләре коены япкан, люкны цемент белән ныгытып куйган.
Кушнаренко авылында бер кеше мөрәҗәгать иткәннән соң Октябрь урамындагы аллеягә алып баручы юл чистартылган.
Бәләбәй районының Пахарь авылындагы Шоссе урамында яктырту тергезелгән. Авылда тәүлекнең караңгы вакытында йөрү авыр булуы турында былтыр 30 декабрьдә социаль челтәрләрдә шунда яшәүчеләрнең берсе язган. Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары шикаятьне теркәгән, Проблема белән Бәләбәй районы хакимияте шөгыльләнгән. Алар, Дон авыл Советы белән элемтәгә кереп, кирәкле эшләрне башкаруга тиешле хезмәтне җәлеп иткән. Янып чыккан лампаларны алмаштыру өчен яңа яктырткычлар сатып алганнар. 23 гыйнварда урам яктырган.
Уфалылар социаль челтәрләрдә Җиңү паркы янындагы Дежнев баскычының торышына зарланган: андагы кар һәм боз сәламәтлек сукмагына төшәргә мөмкинлек бирмәгән. Мәсьәләне хәл итү белән Уфаның Орджоникидзе районы хакимияте шөгыльләнгән. Баскыч чистартылган. Дежнев баскычын җыештыру даими үткәрелә, хезмәткәрләр ике сменада эшли, әмма кар күп яву сәбәпле, һәрвакытта да өлгермиләр. Шуңа да алар моны халык аңлап кабул итәр, дип өметләнә.
Октябрьский шәһәренең Климов урамында тукталыш павильоны урнаштырылган. “12нче мәктәп янында тукталыш бар, ә павильон юк, ләкин ул бик кирәк”, дип язган социаль челтәрләрдә бер ханым. Башкортстанның ЦУР роботы бу комментарийны былтыр 16 ноябрьдә үк теркәгән булган. Әлеге мәсьәлә белән Октябрьский шәһәре хакимиятенең Стратегик үсеш, юл хуҗалыгы һәм транспорт бүлеге шөгыльләнгән. Белгечләр халыкның үтенечен үтәү өчен мөмкинлек тапкан, нәтиҗәдә, 29 декабрьдә тукталыш павильоны урнаштырылган.
Ә Салават районының Мөрсәлим авылында халык соравы буенча казанлык янын төзелеш чүп-чарыннан тазартканнар. Бу эш Салават районы хакимияте хезмәткәрләре контролендә башкарылган.