Машина йөртүчеләр административ җаваплылыкка тарттырыла, транспорт чаралары закон нигезендә махсус урынга эвакуацияләнә. Әлеге хокук бозу Административ хокук бозулар кодексының 12.7 мәддәсе белән регламентлаштырылган һәм 5000 сумнан 15000 сумга кадәр штраф салуны күздә тота.
Машина йөртүче яшүсмер үзе өчен генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә зур куркыныч тудыра.
Фаҗигале очракларның берсе күптән түгел Дим шоссесында булган, анда 16 яшьлек яшүсмер “ВАЗ” руле артында кар төягеч белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә аның яшьтәш кызы алган җәрәхәтләрдән шул урында һәлак булган, шофер үзе авыр хәлдә дәваханәдә ята. Декабрь ахырында Нижегородка бистәсендә 15 яшьлек укучы энесе белән автомобильләрен рөхсәтсез алып чыгып китә һәм, идарәне югалтып, агачка барып бәрелә. Балалар ул очракта да төрле җәрәхәтләр ала.