Мәскәүдә узган «Россия» күргәзмәсендә Башкортстанда яшәүче бер ир үзендә бала туу процессын сынап карарга карар итә.
Ул Наро-Фоминск перинаталь үзәге стендында булганда бала тудыру процессын имитацияләүче симуляторны сынап карый, дип хәбәр итә UTV.
Белгечләр симуляторны аның корсагына урнаштырганнар һәм сенсорларга тоташтырганнар. Алар бала табучы хатын-кызларның авыртуын тулы күләмдә имитацияләгән.
Сүз уңаеннан, ир-ат берничә минут кына түзә алган, аннан симуляторны алуларын сораган. Мондый газапларга хатын-кыз гына түзәлә шул.
Фото: UTV.