+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 февраль 2024, 05:24

Сөйгәненең җанын кыйган

Аңа - 38, мәрхүмәгә 25 яшь булган.

Сөйгәненең җанын кыйганСөйгәненең җанын кыйган
Сөйгәненең җанын кыйган

Бу коточкыч хәл Стәрлебаш районында була.

Прокуратура белешмәсе буенча, 2023 елның ноябрендә ир-атның өенә таныш кызы кунакка килә. Аннары алар талаша. Имеш, кыз аны аз акча бирүдә гаепли. Өй хуҗасы кызга ташлана, куллары белән буып үтерә.

«Җинаять эзен яшерү өчен, гаепләнүче ир-ат мәрхүмә кыз мәетен тураклый. Кисәкләрне пакетларга сала, урманга алып бара һәм күмеп куя. 2 ай чамасы кыз хәбәрсез югалган булып санала. Тикшерү барышында видеокүзәтү камерасы язмалары буенча кызның кая барганын ачыклыйлар. Аннары ир-атны, аның машинасын да табалар һәм өендә токарлыйлар», – дигәннәр ведомствода "Башинформ"га.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 2023 елның 10 ноябрендә хокук саклау органнарына Стәрлетамакта яшәүче хатын мөрәҗәгать итә. Ул 25 яшьлек кызы 5 октябрьдән бирле элемтәгә чыкмавын әйтә. Тикшерүчеләр кызны, аның белән аралашучы кешеләрне ачыклый, күзәтү камераларын карый. Шулай итеп кызны үтерүдә 38 яшьлек Эстәрлебаш кешесе катнашы булуын билгелиләр. Кыз югалган төндә шушы кеше белән киткән. Тоткарлагач, бу ир-ат барысын да сөйләп бирә һәм мәетне яшергән урынын күрсәтә. Ул гаебен таный.

Җинаять эшен судка тапшырганнар.

 

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас