Көн тәртибендә - төбәк үсешенең актуаль мәсьәләләре, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр эше, аларның власть органнары һәм халык белән үзара хезмәттәшлеге.
Очрашу башында төбәк җитәкчесе 2024 елның төп иҗтимагый-сәяси вакыйгаларын билгеләде. Март аенда - Русия Президентын, ә сентябрьдә Башкортстан Башлыгын сайлаулар узачак. "Болар - илнең, республикабызның алга таба үсешен билгеләүче мөһим вакыйгалар", - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Моннан тыш, быел Уфаның 450 еллыгына һәм Башкортстанның милли каһарманы Салават Юлаевның тууына 270 ел тулуга багышланган юбилей чаралары узачак.
- Без сезнең белән даими очрашабыз, билгеле бер карарлар кабул итәбез, аларны бергә гамәлгә ашырабыз. Без ирешкән күп кенә килешүләр инде үтәлде, я гамәлгә ашыру стадиясендә, - диде Радий Хәбиров.
Аннары Башкортстан Башлыгы очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Юлдаш Йосыпов иҗтимагый берләшмә эшенең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Очрашу турында тулырак түбәндәге сылтанма буенча танышырга мөмкин: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/174810.html
Фото: glavarb.ru