+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 февраль 2024, 05:30

“Үтерә язды бит!”

Эскәмиядә утырган әбекәйнең өстенә бозлы кар килеп төшкән.

“Үтерә язды бит!”“Үтерә язды бит!”
“Үтерә язды бит!”
Башкортстанда өлкән яшьтәге кеше могҗиза белән генә исән калган. Нефтекамада күпкатлы йорт түбәсеннән подъезд янындагы эскәмиядә утырган әбекәйгә берничә сантиметр ераклыкта гына бозлы кар килеп төшкән.

Пенсионер әби утырган эскәмияне өстән төшкән бозлы кар урталайга бүлгән, дип хәбәр ителә «Моя Уфа» телеграм-каналында. Билгеле булуынча, әлеге хәл Карл Маркс урамындагы 12нче йорт янында булган.

"Коточкыч хәл бит. Мине чак кына үтермәде. Мин үзем генә торып китә дә алмыйм", — дигән әбекәй үзенең янына килгән яшь кешегә.

 
Фото: видеодан скриншот.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас