+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль , 11:13

Ярымшәрәләр бәйрәме. Монысы үзебездә!

Уфада мәктәп укучылары лимузинда теттергән.

Ярымшәрәләр бәйрәме. Монысы үзебездә!
Ярымшәрәләр бәйрәме. Монысы үзебездә!

Уфада мәктәп укучылары 15 яшьлек туган көн бәйрәме уңаеннан азгын мәҗлес оештырган. Видеокадрлар Интернетка чыккан. Видеодан күренгәнчә, яшүсмерләр лимузинда йөргән, ярымшәрә калганчы чишенгән, әдәпсез биюләр башкарган.

Соңрак социаль челтәрләрдә яшүсмерләр үз тәртипләре өчен гафу үтенгән.

«Башинформ» агентлыгының хокук саклау органнарындагы үз чыганагы мәгълүматлары буенча, туган көн бәйрәмен оештыручы Уфаның 159нчы мәктәбендә укучы булып чыккан.

Балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәгәне өчен аның әнисен җаваплылыкка тарттыру мәсьәләсе карала.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: