Исегезгә төшерәбез, бер ир абыйсы артыннан барган кечкенә кызның кулыннан тотып, үзе артыннан сөйрәп алып китә. Бу хәлне күргәч, малай сеңлесенең кулын тартып ала, шуннан соң ир качып китә. Бу хәл домофон камераларында теркәлгән булган. Кечкенә кызны урларга тырышкан билгесез кеше 18 яшьлек егет булып чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул - балачактан инвалид.
Владимир Колокольцев 11 яшьлек укучының батырлыгын лаеклы бәяләде. Бала эчке эшләр министры карары нигезендә Русия Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Фото: bashinform.ru