+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 февраль 2024, 03:40

Боз сөңгеләреннән сак булыгыз!

Узган атнада халыктан килгән мөрәҗәгатьләр арасында шушы тема да зур урын алып тора.

Боз сөңгеләреннән сак булыгыз!Боз сөңгеләреннән сак булыгыз!
Боз сөңгеләреннән сак булыгыз!

Бер атна эчендә Башкортстанга идарә итү үзәге республикада яшәү­­челәрнең 7054 мөрәҗәгатен теркәгән. Бу, узган җиде көннеке белән чагыштырганда, 1148гә күбрәк.

Гадәттәгечә, күпчелек халык начар юлларга зарлана — 2 270 мөрәҗәгать. Аларны аеруча юлларны кардан чистарту мәсьәләсе борчый. Мондый мөрәҗәгатьләр, нигездә, Уфа (1433), Нефтекама (110), Октябрьский (92) шәһәрләреннән килгән.

Төзекләндерү темасына да мөрәҗәгатьләр саны шактый арткан – узган атнадагы белән чагыштырганда, 736га күбрәк. Халык ихаталарны, тротуарларны һәм җәмәгать киңлекләрен кардан чистартуны үтенә. Шулай ук, җәмәгать территорияләрен төзекләндерүне, ихаталарда яктырткычларны ремонтлауны да сорый.

Сәламәтлек саклау темасы буенча мөрәҗәгатьләр саны 171гә арткан. Ташламалы дару белән тәэмин итү проблемасына зарланучылар байтак. Шулай ук, Уфаның Дим районында балалар травмпункты булмавы турында язучылар бар. Узган атнада торак-коммуналь хуҗалык темасы өченче урыннан дүртенчегә күчте. Идарәче компанияләр эшенә, йортларның тузганлыгына шикаятьләр арту күзәтелә. Мәгариф темасына мөрәҗәгатьләр саны 146га арткан. Уфа халкы шәһәрнең төрле районнарында мәктәпләр төзү буенча сораулар яудырган.

Менә хәл ителгән берничә мәсьәлә. Стәрлетамак шәһәренең Кочетов урамындагы 45нче йортның түбәсен кардан һәм боздан чистартканнар. Күп кар яву һәм кояш нурлары бик куркыныч боз сөңгеләрен барлыкка китергән. Урындагы хатын-кыз зарланган проблеманы хәл итүгә Стәрлетамак шәһәре хакимияте алынган: эшчеләр бозны һәм боз сөңгеләрен бәреп төшергән. Әйткәндәй, соңгы көннәрдә шушы темага мөрәҗәгатьләр саны шактый арткан.

Ә әлеге хәбәр авторының фатиры янгын сүндерү бүлеге бинасында урнашканлыгы ачыкланган, шуңа күрә ул күпфатирлы йортлар реестрында юк. Йортны хезмәтләндерү милекчеләр һәм хезмәт күрсәтүче оешма арасында турыдан-туры килешүләр нигезендә башкарыла. Иске килешүнең вакыты чыккан, торак биналарга хезмәт күрсәтү өчен милекчеләргә яңа килешүләр төзү зарур, дип язалар ЦУРдан.

Уфада Таллин урамы, 23 “а” адресы буенча хоккей тартмасы чистартылган. Бер ир социаль челтәрләрдә шундый үтенеч бастырган. Мөрәҗәгатьне 30 гыйнварда “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы тоткан, Дим районы хакимияте эшкә алган. Икенче көнне үк идарәче оешма хезмәткәрләре шугалакны чистарткан. Мөрәҗәгать итүче оператив эш өчен барысына да рәхмәт белдергән.

Октябрьский шәһәренең 35нче бистәсендә идарәче компания хезмәткәрләре 7нче йорт ихатасындагы койманы тергезгән. Шушында яшәүчеләрнең берсенең мөрәҗәгатен 13 гыйнварда Башкортстанның ЦУР роботы тоткан. Октябрьский шәһәре хакимияте бу хәлне контрольгә ала. 1 февральдә идарәче компания хезмәткәрләре койманы тергезгән, дип хәбәр итәләр.

Ишембайның Губкин урамындагы 45нче йорт янында чүп контейнерлары өчен махсус җайланма урнаштырылган. Югыйсә, социаль челтәрләрдә бер хатын-кыз язуынча, каты көнкүреш калдыкларын чыгарганнан соң, контейнерларны кире урыннарына куймыйча, юл өстендә калдырганнар. Мөрәҗәгатьне былтыр көз үк теркәгәннәр.
Эшкә Ишембай районы хакимияте кушыла. Контейнер мәйданчыгының калкулыкта урнашуы ачыкланган. Тулган контейнерларны аннан төшерү җиңел эш түгел, аларның тәгәрмәчләре ватылырга мөмкин. Шуңа күрә монда контейнерлар өчен махсус “скат” кирәк булган. Гыйнвар ахырында “ЖЭУ-3” идарәче компаниясе хезмәткәрләре контейнер мәйданчыгында “скат” ясап куйган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас