Хәрби хезмәткәрләр өчен адреслы ярдәм Аскын районының Көнгәк авылы халкы тарафыннан инде беренче тапкыр гына җибәрелми. Бердәм халык маскировка челтәрләре, хуҗалык-көнкүреш һәм йокы кирәк-яраклары, җылы киемнәр, азык-төлек, гигиена чаралары, медикаментлар (туган як урман-кырларыннан җыелган дару үләннәре дә) һәм туганнардан посылкаларны туплап, СВО зонасына озата.
Өстәп, шуны әйтергә кирәк: дүрт маскировка челтәрен халык үзе үргән, тагын бишне сатып алган.
Шул ук вакытта авылдашлар блиндаж шәмнәре дә ясый. 15-30 минутка гына җиткән газ баллоныннан аермалы буларак, мондый шәм 4-8 сәгать яна. Шәмнәр белән палатканы, кулларны, ризыкны җылытырга, киемнәрне киптерергә мөмкин. Көнгәклеләр аларның игелек уты, җан җылысы символы буларак, һәр солдатны җылытыр, дип өметләнә.
Көнгәктән читтә яшәүче авылдашлар да махсус хәрби операциядәге яугир-якташларга ярдәм күрсәтә. Алар һәм авыл кешеләре көче белән СВО зонасына 5 гуманитар йөк тупланган һәм җибәрелгән. Соңгысы шушы көннәрдә озатылган.
Авылдашлар “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы (ППМИ) әүләт программасыннан актив файдалана. 2017 елда әлеге программа кысаларында Көнгәк авылында зират коймасы алыштырылды. Ә 2022 елда авылга кар чистарту һәм чүп чыгару максатыннан яңа трактор да кайтарылды.
Агымдагы ел әле башланды гына, ә Көнгәк халкы янә “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында инициатива күрсәтә. Биредә яңа тракторга роторлы чапкыч алу өчен авыл тарафыннан инде гаризалар җыелды. Яңа чапкыч Көнгәк һәм аның янәшәсендәге авылларның юлларын чабарга һәм тәртиптә тотарга мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге максаттан проект буенча Башкортостан бюджетыннан 201 мең сум акча бүленәчәк, 28 мең сум - район бюджетыннан, тагын 28 мең - авыл халкы җыячак, ә 22 меңне спонсорлар бирәчәк.