+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 февраль 2024, 10:55

Изгелек тараттылар

Республика халкы, олысыннан кечесенә кадәр, махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә ярдәм күрсәтүне үз бурычы итеп саный һәм мөмкин булганча моны эшли дә. Шушы көннәрдә Уфа шәһәренең “Атайсал” мәдәни үзәгендә узган “Әйләнә-тирәгә изгелек тарат!” дигән хәйрия концерты да — шуның бер мисалы. Башкортстан татарлары конгрессы тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән оештырылган бу чарада балалар, фольклор коллективлары һәм танылган артистлар катнашты. Шулай ук, хәйрия концертына әлеге вакытта хәрби бурычларын үтәүче ир-егетләрнең гаиләләре дә чакырылды.

Изгелек тараттыларИзгелек тараттылар
Изгелек тараттылар
“Атайсал” мәдәни үзәгенә килүче­ләрне бу көнне милли киемнәрдә җыр-биюләр белән каршы алдылар. Үзәкнең фойесында кул эшләре һәм милли ризыклардан күргәзмә-ярминкә оештырылды. Аннан кергән акча да, махсус тартмаларга җые­лып, хәйрия эшенең бер өлеше булды. Шулай, Авдон посело­гының Альбина Якупова җитәк­челегендәге “Ялкын” татар хатын-кызлары оешмасы әгъза­лары милли ризыклар пешереп алып килгән иде, ә кул осталары, үз эшләрен сатуга чыгарып, аннан кергән акчаларны махсус тартмаларга сала барды.
Лилия Мөхәммәдиева җитәк­ләгән “Йолдызлы юл” бию студиясендә тәрбияләнү­челәр­нең ата-аналары да изге эшкә үз өлешен кертте – татлы ризыклар һәм кулдан ясалган уенчыклар сатуны оештырды. Милли би­зәнгечләр ясау белән шөгыль­ләнүче Айсылу Якушева берьюлы осталык дәресе дә күрсәтте һәм үзенең кул эшләрен сатудан кергән акчаның бер өлешен хәрбиләргә ярдәмгә салды. Шулай ук, фойеда барлык катнашучылар һәм тамашачылар өчен чәй табыны оештырылды. Хәйрия чарасы әнә шулай шатлыклы елмаюлар, изгелек өләшү, ихлас аралашу, танышудан башланып китте.
Чараның икенче өлеше тамаша залында дәвам итте. Концерт программасы бердәмлек, ватанпәрвәрлек һәм, әлбәттә, яхшылык, изгелеккә багышланган иде. Рухи бердәмлек идеяләрен формалаштыру һәм тарату Ватаныбызга мәхәббәт һәм патриотик мөнәсәбәт тәр­бияләү кебек изге алымнардан торды.
Әлеге хәйрия эшендә, башлыча, балаларның катнашуы да зур әһәмияткә ия булды. Менә бу көнне дә балалар җыелы­шып, ил иминлеге сагында торучыларга җылы эчтәлекле хатлар язды.
Сәламәтлек саклау ветераны Луиза Галимова – Бөек Ватан сугышы ветераны кызы. Ул гомере буе фронтовик әтисенең васыятьләрен үтәп яшәгән һәм балаларын да илсөярләр итеп тәрбияләгән. Шуңа аның сүзләре залда утыручыларның һәрберсенең күңел кылларын тибрәндереп, йөрәкләрне кузгатып, күзләргә яшь китерде. Хәрбиләргә язган сүзләре, изге теләкләре аларны яңа җиңү­ләргә рухландырырлык иде.
Чарада катнашучы мәртәбә­ле кунаклар – Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, республикада Халык фронты штабы җитәкчесе Виталий Брыкин, Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова, Уфа шәһәре Хатын-кызлар берлеге рәисе Римма Миһранова, җыелучыларны сәламләп, оештыручыларга чиксез рәхмәтлә­рен җиткерделәр һәм бүләк­ләрен тапшырдылар.
Заһир Әхсән улы үзенең чыгышында, тәү чиратта, Башкорт­станның Мәдәният министрлыгына, “Атайсал” мәдәни үзәге җитәкчелегенә чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга һәм, гомумән, вакытын кызганмыйча, үз эшләрен читкә куеп, хәйрия концертына килгән, изгелек эшләргә ашыккан һәр кешегә чиксез рәхмәт­ләрен җиткерде.
Виталий Федорович Башкортстан татарлары конгрес­сының махсус хәрби операция­дәгеләргә даими ярдәм күрсә­түен билгеләп үтте. Заһир Әхсән улы белән бергә махсус операция зонасына барулары, азат ителгән территорияләр буйлап үзебезнең бүлекчәләрне эзләп табулары, яугирләр белән очрашып, аларга посылкалар тапшыруларын да искә алды һәм “Гомумрусия халык фронты”ның Үзәк штабы җитәкчесе Михаил Кузнецов исеменнән яугирләргә ярдәм күрсәтүгә керткән өлеш­ләре өчен Заһир Хәки­мовның командасына Рәхмәт хаты тапшырды.
Уфа шәһәре Хатын-кызлар берлеге дә мондый рухи-әхла­кый, патриотик чарадан читтә калмады. Рима Тимерҗан кызы иҗтимагый оешма тарафыннан башкарыл­ган эшләргә тукталды. Әйтел­гән сүзләрне куәтләп, ул да, һәрвакыт шулай бергә булыйк, бердәм булыйк – бүген бу аеруча мөһим, дип билге­ләде.
Лилия Мөхәммәдиева җи­тәкчеле­гендәге “Йолдызлы юл” бию студиясе, Башкорт дәүләт филармониясе каршындагы “Бәхет” вокал студиясе тәрбия­ләнүчеләре, “Нәүруз” татар фольклор коллективы һәм танылган артистлар – Башкорт­станның атказанган артисты Хәсән Усманов, Гөлсинә Мөхәм­мәдиева тамашачыларга җыр-биюле искиткеч концерт программасы бүләк итсә, аннан җыелган акчага сатып алынган әйберләр яугирләребезгә ярдәм булып тапшырылачак һәм аларны яңа җиңүләргә рухландырыр, дип ышанасы килә. Чараны алып баручылар Гөлсинә Мө­хәммә­диева һәм Альбина Якупова, концерт програм­масының авторы Лилия Мөхәммәдиева да чараны шундый изге те­ләкләр белән тәмамладылар.
Бәйрәм концертының программасы да шулкадәр уйланылган, һәр номер тирән мәгънәле иде. Җыр һәм биюләр, һәр тамашачының күңеленә барып җитеп, беркемне дә битараф калдырмады, чөнки алар Туган илгә, туган телгә сөю белән сугарылган иде. Шуңа зал­да утыручылар шатланды да, күз яшьләренә дә ирек бирде. Концерт ахырында бала­ларның да, өлкәннәрнең дә бер теләктә булуын чагылдырып, тирә-якка изгелек һәм шатлык чәчеп, флешмоб оештырылды.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Изгелек тараттылар
Изгелек тараттылар
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас