+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль , 15:15

Батырлар һәм уңганнар Үтәгәнгә җыелды

Агымдагы елда “Аек авыл” республика конкурсында Кырмыскалы районы данын Үтәгән авылы яклый. Бу уңайдан авылда аек, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, халыкны җәмәгать тормышында катнашуга җәлеп итү, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, халыкларның тарихи, мәдәни һәм дини традицияләрен тергезү кебек максатларны күз уңында тотып, төрле-төрле чаралар үткәрелә. Шундыйларның берсе – “Урал батыр уеннары” дип аталган районара фестиваль, Кырмыскалы районының төрле авыл биләмәләреннән тыш, Гафури һәм Архангель районнары вәкилләрен дә бер мәданчыкка җыйды.

Батырлар һәм уңганнар Үтәгәнгә җыелды
Батырлар һәм уңганнар Үтәгәнгә җыелды
Мәчет янындагы иркен биләмә, көн бераз салкын булуга карамастан, халык белән тулы иде. Төрле авыл вәкилләре милли ризыклардан бай табын әзерләде. Самавырларда кайнаган чәй һәм учакта пешкән аш белән сыйлангач, көннең салкынлыгы сизелмәде дә.

Бәйрәмне ачып, җыелучыларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Тимергали Уразгулов сәламләделәр. Үтәгәнлеләрнең бик актив һәм бердәм булып, үзләренең максатларына, җиңүгә таба баруларын, төрле чаралар оештырып, халыкны сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүләрен билгеләделәр. Һәм мондый бәйрәмнәрне үткәрергә мөмкинлек биреп, илебез азатлыгы өчен көрәшүче якташларыбызның исән-имин, Җиңү белән туган якларына кайтуларын теләделәр.

Сәхнәдә - бәйрәм концерты, якын-тирәдәге мәйданчыкларда милли спорт уеннары башланды. Кар өстендә көрәш, аркан тарту, җәядән ук ату, авырлыклар (эре боз кисәкләре) ташу кебек уеннар фестивальдә катнашучыларның ярыш рухын күтәреп җибәрде, “Урал батыр” исеме өчен көрәштә беркемнең дә җиңеләсе килмәде.

Һәрбер спорт төре буенча җиңүчеләр ачыкланды, ә инде барлык ярыш нәтиҗәләре буенча гомум команда исәбендә беренче урынга Карлыман авылы биләмәсе командасы лаек булды. Ефремкинолылар – икенче, Яңа Кыешкы командасы – өченче урында. Фестиваль җиңүчеләре Кубоклар һәм истәлекле бүләкләр алса, бәйрәмгә җыелучыларның һәммәсенә әлеге чара күтәренке кәеф, аралашу шатлыгы, онытылмас сихри мизгелләр бүләк итте.

Шуны да әйтергә кирәк: кечкенә Үтәгән авылы районыбыз мәдәни тормышының үзәгенә әверелде һәм анда яшәүчеләр һәр чарага ныклы әзерләнеп, авылны үстерү, күркәм итү һәм алга бару теләкләре бик көчле булуын күрсәтә. “Аек авыл” проекты да, һичшиксез, бер авыл һәм район халкын гына берләштереп калмый, күршеләр белән дә дуслык күперләрен ныгытуга зур йогынты ясый. Һәм иң мөһиме - тормыш кыйммәтләрен билгеләп, бернигә карамастан, шул юнәлештә барырга ярдәм итә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: