+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 февраль 2024, 04:49

Мәскәүдә яшәүче уфалыга фатир бүләк иткән

Тик бу хакта үзе белмәгән. Бердәнбер торагыңнан колак кагарга да була икән!

Мәскәүдә яшәүче уфалыга фатир бүләк иткәнМәскәүдә яшәүче уфалыга фатир бүләк иткән
Мәскәүдә яшәүче уфалыга фатир бүләк иткән

Русиядә электрон санлы имзаны ялганлау юлы белән фатирларны тартып алуның беренче очраклары теркәлгән, дип хәбәр иттеләр Царьград телеканалында.

Шулай, Мәскәүдә яшәүче берәү коммуналь хезмәтләр өчен чираттагы квитанциядә фатирның яңа хуҗасы күрсәтелгәнен күрә. Ул "Росреестр"га мөрәҗәгать итә һәм көз көне үк үз фатирын Уфада яшәүче бер кешегә бүләк иткәнен ачыклый. Өстәвенә, ул моны дистанцион рәвештә, документларга электрон санлы имза белән кул куеп эшләгән.

Зыян күрүче үзе беркайчан да электрон имза рәсмиләштермәвен белдерә. Әмма бу аферистларга килешүне рәсми рәвештә теркәргә комачауламый.

Зыян күрүче Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә һәм ЕГРНнан белешмә ала, анда 2018 елның 22 октябрендә ул фатирны таныш булмаган кешегә бүләк иткәнлеге күрсәтелә. "Росреестр"да рәсми рәвештә раслыйлар: күчемсез милек чыннан да бүләк ителгән. Документлар электрон рәвештә санлы имза белән тапшырыла, һәм барысы да тулысынча законлы.

Йортсыз калган мәскәүле узган елның көзендә дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетын "ватарга" булашулары турында техник ярдәмгә хат яза һәм аңа куркыныч юк, дип җавап бирәләр.

Милек күчү сатып-алу буларак түгел, ә бүләк буларак, нотариус катнашмыйча, башкарыла. Бүләк итү килешүе ике яктан электрон имзалар белән имзаланган.

Шул ук вакытта, килешүдә катнашучы уфалы үзенә бүләк ителгән Мәскәү фатиры турында да берни дә белмәвен белдерә. Полициягә алдау турында гариза бирелгән. Тикшерү чаралары бара.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас