Төбәк авыллары республика программасында 2016 елдан башлап катнаша. Активлыкның нәтиҗәләре куанычлы, дип әйтергә ныклы нигез бар: әлеге вакыт аралыгында программада 81 проект катнашты, шуларның 34е конкурста җиңүче булып танылды. Тулаем алганда, ППМИ кысаларында 28,5 миллион сум акча җәлеп ителде. Шулардан җәмәгать инфраструктурасын үстерүгә юнәлтелгән проектларны финанслауга республика бюджетыннан бүленгән субсидияләр 19,2 миллион сум тәшкил итте. Моны авыл биләмәсеннән, халыктан һәм спонсорлардан кергән акча тулыландырды. Нәтиҗәдә, район буенча берничә дистә җәмәгать урыннары төзекләндерелде, юллар салынды, урамнар яңартылды.
– Бу юнәлештә 2023 ел бигрәк тә уңышлы булды, – ди төбәктә проектның күзәтүчесе, район хакимияте башлыгы урынбасары Энҗе Муллагалиева. – ППМИда катнашу теләген 18 авыл белдергән иде, республика конкурс комиссиясе тарафыннан 10 проект яклау тапты. Аларны тормышка ашыруга программада каралган чыганаклар буенча барлыгы 9,9 миллион сум акча җәлеп ителде. Иң мөһиме: проектларның барысы да уңышлы тормышка ашырылды.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы һәр елны дип әйтерлек районның социаль үсешендә матур чагылыш таба, шуңа да бу эшнең дәвам иттерелүе табигый. Атап әйткәндә, ППМИ-2024 чараларында 16 авыл биләмәсе катнашырга теләк белдергән.
Үлгәннәрнең каберен бел
Соңгы елларда Әлшәй районы авыллары социаль яктан зур гына үсеш кичерсә дә, бу юнәлештә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар әле. Шуңа да һәр авыл хакимияте төбәк халкы белән берлектә игътибарны көнүзәк проблемаларга юнәлтә. Мәсәлән, ППМИда катнашучы дүрт авыл биләмәсендә зиратларны коймалап алу максат итеп куелган. Кармыш авыл биләмәсенең ППМИда катнашуда тәҗрибәсе шактый бай – конкурста 5 тапкыр җиңеп чыкты, шуның нәтиҗәсендә Дим авылында бер елны су башнясы яңартылса, икенче елны суүткәргеч корылды, Чурай авылында зират төзекләндерелде. ППМИ кысаларында Кармыш авылында исә зират коймасы яңартылды, үткән елда авыл паркы төзекләндерелдерелгән иде.
Быел, чират янә Дим авылында. Үткән елның декабрендә оештырылган җыенда авылда яшәүчеләр программада катнашып, авыл зиратында рәшәткәләрне яңартырга исәп тота.
Чебенле авыл биләмәсенең Түбәтәй, янә дә Зеленый Клин авыллары халкы да шундый ук максатлар куйган. Әйткәндәй, Зеленый Клин “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында бер тапкыр катнашкан булган инде – 2017 елда конкурста җиңеп, суүткәргечне яңартканнар. Быел авыл халкы зиратны төзекләндерүгә алынмакчы – биредә үткән җыелышта халык шуның өчен тавыш биргән.
Кызыл авыл биләмәсе район үзәгеннән шактый читтә – Стәрлетамак районы чигендә урнашкан. Төпкелдә яшәсәләр дә, биредә халык актив, атап әйткәндә, ППМИда беренче тапкыр Кызыл авыл биләмәсе 2016 елда ук катнашып, Тавричанка авылында зират төзекләндерелә. Моннан тыш, программа кысаларында алдагы елларда автомобиль юллары тәртипкә китерелә, Ярташлы авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына мемориаль обелиск яңартыла. ППМИ-2024 буенча быел Уразмәт авылы зиратын төзекләндерү көтелә, атап әйткәндә, зират коймасына агымдагы ремонт ясау каралган. 7 гыйнварда үткән халык җыенында катнашучылар шуның өчен тавыш биргән.
Каһарманнар онытылмый
Кыпчак-Әскар авыл биләмәсендә башкортлар белән бергә урыслар, башка милләт вәкилләре дә озак еллар дәвамында тату тормыш кичерә. Ил азатлыгы өчен алар иңне-иңгә куеп көрәшкән. Бу төбәктәге Отрадовка авылы халкы якташлары – Бөек Ватан сугышы батырлары белән хаклы рәвештә горурлана. Алар арасында Советлар Союзы Герое Михаил Рабовалюк аерым урын тота – ул Бөек Җиңү өчен гомерен биргән. Яугирләрнең батырлыгы онытылырга тиеш түгел, шуны күздә тотып, Отрадовка авылы халкы сугыш яугирләренең һәм тыл хезмәткәрләренең якты истәлегенә обелиск төзергә карар итте. Изге максатка ирешүдә алар ППМИга исәп тота.
Трунтаиш авыл биләмәсе дә, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында моңарчы берничә тапкыр катнаша. Соңгы өч елда республика конкурсында җиңеп чыгып, төбәк авылларындагы байтак социаль мәсьәләләр җайга салынган. 2021 елда авылдашлар ППМИда катнашып, программа ярдәмендә көпчәкле трактор ала, аннан соң Трунтаиш мәктәбенә ремонт ясала – тәрәзәләр яңартыла, Сарай авылында электр яктырткычлары куела. Быел исә 1987 елда төзелгән Дан аллеясын яңартуны максат итеп куйганнар. Авыл хакимияте башлыгы Азат Гәрәев әйтүенчә, программа таләпләренә ярашлы, төбәктә җыелышлар үткәрелгән, халыктан ризалык алынып, урындагы һәм район бюджетларыннан түләүләр турында килешенгән.
Су – тормыш чыганагы
Авыллардагы суүткәргечләрнең күпчелеге элекке колхоз-совхозлар акчасына байтак еллар элек корылган, хәзер исә аларның нык искерүе күзәтелә. Шул сәбәпле, эчәр су белән тәэмин итүдә проблемалар туып тора. Берничә чакрым озынлыктагы яңа суүткәргечләр салу урындагы бюджетның көченнән килерлек түгел, шуңа да аларны өлешләтә булса да, яңарту таләп ителә.
Түбән Әврез авылына да хас бу. Биредәге суүткәргеч 50 ел элек корылган, шуңа да черегән тимер торбалар, белгечләр әйтүенчә, бер ел дәвамында 15әр тапкыр тишелә. Авылда су җитмәү җәйге чорда аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Быел
5 гыйнварда үткән авыл җыенында күптән өлгереп җиткән мәсьәләнең халык алдына чыгарылуы табигый. Авыл халкы проблеманы кичекмәстән хәл итүдә “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына таянуны яклап чыкты. Шушы максатта инициатив төркем сайланды, ул төбәкнең абруйлы кешеләрен берләштерә. Әйтергә кирәк, авыл хакимияте мәсьәләгә җитди карый, шуңа да муниципаль дәрәҗәдә активлык күрсәтелә. Программа таләпләрен төгәл һәм нәтиҗәле үтәү өчен киңкүләм мәдәни чаралар, шул исәптән спорт ярышлары үткәрү дә даими төс алды.
Ибрай авыл биләмәсенә караган Яңа Сәпәш авылында да шәхси ихаталарны, шулай ук социаль объектларны су белән тәэмин итү кискен мәсьәләләр исәбендә тора. Әйткәндәй, бу авылда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы аша бу юнәлештә үткән елда күләмле эш башкарылган инде – суүткәргечнең аерым өлешләре яңартылган. Хәзер инде башланганны тәмамлау сорала. Яңа Сәпәш халкы моңа күптән әзер булып чыкты – 16 гыйнварда үткән авыл җыенында катнашучылар ППМИга быел да кереп, суүткәргечне яңарту мәсьәләсен күтәреп чыкты. Әйткәндәй, башкарыласы эшләрнең күләме исәпләнгән, шулай ук халыктан акча җыю мәсьәләсе дә уңай хәл ителгән.
Әбдрәшит авыл биләмәсенең Кырым авылында яшәүчеләр дә озак еллар дәвамында шулай ук сусызлыктан интегә. Әйткәндәй, 2017 елда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашкан Кырым авылында су башнясы куела. Тәүге мәлләрдә авыл эчәр су белән тотрыклы тәэмин ителсә дә, скважиналарның берсендә су бетүе ачыклана. Хәзер аны икенче урынга күчерү таләп ителә, шул ук вакытта, бер чакрымга якын озынлыкта яңа суүткәргеч төзергә дә кирәк. Мондый шартларда авыл халкы “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына гына исәп тота ала.
Әйтергә кирәк, бу бәләкәй авылның программага керү өчен гаять активлык күрсәтүе аңлашыла. Авыл хакимияте башлыгы Зилә Асфина белдерүенчә, соңгы вакытта, программа таләпләренә ярашлы, Кырымда күптөрле чаралар уздырыла, иганә ярдәме күрсәтүче спонсорлар да табылган. Кыскасы, Кырым халкының өметләре акланыр, дип ышанасы килә.
Гайниямак авылында хәл итүне көткән социаль проблемалар байтак. ППМИга багышланган авыл җыенында да күтәрелде алар. Атап әйткәндә, авыл зиратын төзекләндерү таләп ителә, Бөек Ватан сугышы батырларына куелган обелискны яңартасы бар, урам юллары да ремонт көтә. Әмма җыелышта иң мөһим мәсьәлә итеп авыл янындагы чишмәне төзекләндерү зарурлыгы күрсәтелде. Күпчелек әлеге тәкъдимне хуплап тавыш бирде. Әйтергә кирәк, әлеге проект яклылар чишмә урынын яңарту белән бергә, бу төбәктә ял зонасы булдыруны да күздә тота.
Юллар яңартуны таләп итә
Гомумән, юллар төзелеше – һәр төбәктә кискен проблемаларның берсе. Авыллар арасындагы юллар белән генә чикләнмичә, күп төбәкләрдә урам юллары да яңартуны көтә. Нигъмәтулла авылы да бу исемлеккә керә.
Нигъмәтулла авыл биләмәсендә ППМИ буенча соңгы елларда күркәм эшләр башкарылды. Мәсәлән, яңа су башнясы корылды, Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәйкәл яңартылды, зират төзекләндерелде.
Агымдагы елда авыл халкы яңа максатлар куя. Шулар арасында Тау урамы юлын ремонтлау – иң күләмлесе санала, ни өчен дигәндә, юл төзелеше гаять зур финанслар белән бергә, документлаштыру буенча да байтак эш таләп итә. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашуга әзерлектә әлеге үзенчәлек тә исәпкә алынып, проект эшләнгән. Димәк, авыл халкының башлангычлары тормышка ашачагына ышаныч зур. Моның өчен авылдашлар зур тырышлык сала, җыеннар һәм бәйрәмнәр оештырыла, спорт ярышлары үтә.
Шафран авыл биләмәсендә “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашуга бик җаваплы карыйлар – шушы максатта тиешле рәсми чаралардан халыктан сораштыру үткәрелгән, җыеннар оештырылган. Тавыш бирү юлы белән төп юнәлеш тә ачыклана – авылның Киров урамында автомобиль юлын яңарту. Халыкны җәлеп итү максатында төрле алымнар кулланыла, алар арасында өстенлекне төрле уеннар, спорт ярышлары алып тора.
Мәдәният, мәгариф өлкәләре
Тоташ Башкортстанда киң колач алган “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы тулысы белән халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән, социаль объектларны сайлаганда бернинди чикләүләр юк, төп таләп итеп аларны халык хуплавы тора.
Никифар авыл биләмәсе 2016 елда программада катнашып, авылның Дуслык урамы юлына ремонт үткәрүгә ирешә. ППМИ-2024кә әзерлек җыелышы барышында көтелмәгән хәл килеп туа. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәлә буенча өч тәкъдим яңгырый: беренчесе – авыл мәктәбе тәрәзәләрен алыштыру, икенчесе – мәдәният йортына капиталь ремонт ясау, өченчесе – мәдәният йорты тәрәзәләрен һәм ишекләрен алыштыру. Тавыш биргәндә күпчелек өстенлекне өченче тәкъдимгә бирә.
Программага керү юнәлешендә проектлар сайлау менә шундый демократик шартларда үтә, нәтиҗә исә, халык мәнфәгатьләренә дә тулысынча җавап бирә. Мәдәният йорты, чынлап та, шактый искергән, бүгенге чорда тәрәзәләрне алыштыру – иң көнүзәк мәсьәлә, дип карар итә авыл халкы. Ремонт проектына ярашлы, элекке агач тәрәзәләр һәм ишекләр урынына пластиктан эшләнгән заманчалары куелачак. Әмма әлеге максатка ирешү өчен республика дәрәҗәсендәге конкурста җиңеп чыгу таләп ителә. Моңа исә күмәк чараларны активлаштырып ирешмәкчеләр.
Районның мәгариф учреждениеләре арасында Аксен авылындагы мәктәп иң өлкән уку йортларының берсе – ул 1961 елда төзелгән. Хәзерге чорда биредә 154 бала белем ала, аларның күпчелеге Кайраклы, Бикчагыл, Ким һәм Хәнҗәр авылларыннан мәктәпкә автобусларда китерелә.
Мәктәп ППМИга бина фасадын яңарту проекты белән кермәкче. Барлык авылларда үткән җыелышларда халык әлеге тәкъдимне яклап чыкты.
Казанка авыл биләмәсе моңарчы да “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашкан булган. Аның ярдәме белән үткән елда, мәсәлән, төбәктәге Иске Акколай авылында спорт һәм балалар мәйданчыгы корыла. ППМИ-2024 чикләрендә Фән авылы халкы көнүзәк башлангыч белән чыкты. 11-14 декабрьдә үткәрелгән авыл җыеннарында Фән авылы мәдәният йортының ихатасын төзекләндерүгә төзелеш материаллары алырга һәм спорт тренажерлары куярга, дигән тәкъдим хупланды.
– Проектны тормышка ашыруда хәзерге вакытта чит төбәкләрдә яшәүче якташлар да ярдәм итәчәк. Бүген авылда ППМИ кысаларында күргәзмәләр, спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар үтә, – ди авылның инициатив төркеме җитәкчесе Фәнүзә Йомагуҗина.
Слак авыл биләмәсенең ППМИда катнашу тәҗрибәсе юк, ләкин күрше төбәкләрдә бу алымны кулланып, социаль мәсьәләләрне хәл итүләрен ишетеп беләләр. Шуңа да программага керү максатында, җыелышлар үткәрелеп, халык фикере ачыкланды. Тәкъдимнәрне җентекле тикшергәннән соң, Слак авылы мәктәбе ихатасында хоккей мәйданчыгы булдыру башлангычына тукталдылар, тәкъдим бертавыштан якланды. Инициатив төркем эшне башлап, тиз арада күп кенә оештыру мәсьәләләре хәл ителде, спонсорлар ачыкланды. Авыл халкы хәзер проектның конкурста җиңеп чыгачагына зур өметләр баглый. Слак мәктәбендә хоккей мәйданчыгы булачагына ныклы ышаныч бар, димәк.
Әлшәй районында халык элек-электән матур яшәргә омтыла. Хәзерге чорда моңа ирешүдә теләк һәм тырышлык белән бергә, дәүләт ярдәме дә таләп ителүе табигый. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы нәкъ шундый мөмкинлек бирүе белән отышлы.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.